27 гыйнвар - Лениград блокадасы өзелгән көн уңаеннан, Бөек Ватан сугышы инвалиды, “Ленинградны азат итү өчен” медаль иясе, Балтач бистәсендә яшәүче Хәмбалов Барый Хәмбал улын Балтач район ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин һәм “Наз” үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева өенә барып котладылар. Соңгы эш урыны буларак, җаваплылыгы чикләнгән “Сорнай” җәмгыяте җитәкчесе Тәуфыйк Гыйләҗев ветеранга буләк алуда иганәчелек ярдәме күрсәтте.