Яңгулда кул көрәшен гөрләттек

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Тырышалар инде безнең кул көрәшен алып баручы тренерларыбыз. Иганәчеләрне эзләп, хәтта республика, Россиякүләм ярышларга да чыгып китәләр. Чираттагы ярышларыбыз да тренерларыбыз призларына Яңгул авылы җирлегендә узды.

“Яңа тормыш” җәмгыяте җитәкчесе Мәгьсүм Равилович безнең мөрәҗәгатькә каршы килмәде, зур рәхмәт аңа. Аның ярдәме белән барлык спортчылар, килгән кунаклар тәмле ашлар белән сыйландылар. Ярышлар да бар шартларга китереп оештырылган иде. Тантаналы ачылышы да, ябылуы да булды.


Ярышларыбызда 1-3 урыннарны яулаучылар тренерларыбыз Фагыйль Гайнетдинов, бертуган Рамил һәм Ранил Сафиуллиннар тарафыннан әзерләнгән дәрәҗәле медальләр, дипломнар белән бүләкләнделәр.

 

Инде 2000-2004 елгылар арасында узган ярышларның чемпионнары белән дә таныш булыйк.

 

Кызлар арасында - Энҗе Гайнетдинова /Субаш-35 кг./, Эльвина Иванова /Чепья-40 кг/, Динә Хаҗиева /Бөрбаш-45 кг./, Рәмзия Гаязетдинова /Арбор-50 кг./, Индира Николаева /Субаш-55 кг./, Маһисәрвәр Минһаҗева /Бөрбаш-60 кг/, Татьяна Арыкова /Чепья-авыр үлчәүдә/,

егетләр арасында - Фазылянов Рәлиф /Яңгул-40 кг./, Александр Свиридов /Яңгул-45 кг./, Рәшит Бариев /Салавыч-50 кг/, Кирилл Васильев /Чепья-55 кг./, Ислам Гафурҗанов /Субаш-60 кг./, Дмитрий Плотников /Чепья-65 кг/, Рамил Сабиров /Яңгул-авыр үлчәүдә/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International