30 гыйнвар көнне Балтач гимназиясендә белем алучы 15 укучыга тантаналы төстә "Форпост" таныклыгы тапшырылды.
"Форпост" оешмасына кабул ителү һәм аның таныклыгын алу укучылар өчен зур дәрәҗә. Бу таныклык җәмәгать тәртибе сагында торучы, коллектив каршында үзен бары тик яхшы яхтан гына күрсәткән, үрнәк булган, укуда һәм спортта алдынгы укучыларга, үз иленә тугры булган, яраткан патриотларга гына бирелә, дип искәртеп үтте җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (укучылар) берләшмәсенең Балтач «Форпост» үзәге директоры Фердинант Гыйлемҗанов. Әлеге тантанада район яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин да катнашты.