ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Шушы көннәрдә Көек авылы яшьләре белән берлектә “Яшәү яме...” дигән темага әңгәмә оештырдык. Ни өчен әлеге теманы күп нокта белән калдырдыкмы, алар һәрберсе дә алга куйган хыял-теләкләрен үзләре дәвам итеп бетерергә тиеш иделәр. Түгәрәк өстәл артында күптөрле фикерләр тыңланылды, әлеге фикерләшүдән соң, Аллага шөкер!, авыл яшьләре өметсез түгел дигән фикердә калдым. Кечкенә генә авыл булуга карамастан, алар үзләренең идеяларын, максатларын каушамыйча җиткерә беләләр, якты киләчәк турында хыялланалар. Ә иң мөһиме туган җир, туган як сулышын онытмый, биредә калу ягын карыйлар. Миңа калса иң зур сөенеч әти-әни өчен үз буын чылбырыңны дәвам итүчеләрне калдыра алу да!!!! Әңгәмә азагында хыял-теләкләрен коллаж формасында ватман битенә урнаштырдылар, әлеге алым да бик уңышлы булды! Шөкер, киләчәктә барлык максатлар да тормышка ашсын, бөреләнгән яшь агачлар шау яшеллектә утырган кебек яшь буыныбыз да бәхетле тормышлар да яшәр дигән теләктә калыйк!!!

Репрессия корбаннарына искә алу көне уңаеннан, район башлыгы исеменнән күчтәнәч-пакетлар тапшырылды. 
Бүгенге көндә безнең районда 16 репрессия корбаны яши. Искә алу көне уңаеннан әлеге кешеләргә Балтач муниципаль районы башлыгы исеменнән күчтәнәч-пакетлар тапшырылды.

29 октябрьдә районыбызның «Балкыш» җыр һәм бию ансамбленең Рәйфә Фәритовна Рамазанова җитәкчелегендәге хореография коллективы “Шома бас!” татар халык һәм этнографик биюләре буенча хореография һәм фольклор коллективларының смотр-конкурсының Саба районында узган зона турында катнашып, Дипломант исеменә лаек булды. Шулай ук әлеге коллектив "Халык" исеме дигән дәрәҗәләрен раслады. Быелгы конкурс татарның беренче балетмейстеры Гай Таһировның 110 еллыгына багышланды.

Хөрмәтле суд приставлары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез суд приставлары көне белән ихластан котлыйбыз. 
Гражданнарның, юридик затларның һәм дәүләтнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга, үтәүгә, суд абруен күтәрүгә юнәлдерелгән хәбәрдарлык, бурычка тугрылык, Ватанга намуслы хезмәт итүегез белән сез ихтирам һәм хөрмәткә лаек. Суд приставлары эшчәнлеге районның социаль-икътисади хәленә турыдан-туры йогынты ясый

4 ноябрь көнне Балтачта һәм Чепьяда бәйрәм алды ярминкәләре була. Ярминкә иртәнге сәгать 7. 00дә башлана. Рәхим итегез! 

Искәрмә!!! Ярминкә оештырылу сәбәпле, район үзәгендә Ленин урамының үзәк китапханә бинасыннан алып, "Гиппократ" даруханәсенә кадәр өлеше иртәнге сәгать 6.00дан башлап, көндезге 12.00гә кадәр ябылып торачак. Шушы вакыт эчендә Нариман урамында транспорт агымы ике яклы хәрәкәт итәчәк.

28 октябрь көнне Норма авылы мәдәният йортында "Көзге бал" кичәсе гөрләде. Бәйрәм кичәсе кызыклы бәйгеләр, төрле конкурслар һәм музыкаль сәхифәләр белән үрелеп барды. Яшьләр бик теләп катнаштылар. Тамашачы чыгышларны яратып кабул итте, көчле алкышларга күмде. 
 

18 ноябрьдә – Бөтенроссия Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне, район үзәк китапханәсе бинасында 10.00 - 12.00 сәгатьләрдә бала хокукына бәйле мәсьәләләр буенча бушлай хокукый ярдәм күрсәтелә. 

Чараларда федераль башкарма хакимият органнарының Татарстан буенча территориаль органнары, Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә, мәгариф һәм башка оешма органнары вәкилләре, адвокатлар һәм нотариуслар катнаша. 


1
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 9 аенда республикабыз юлларында балалар катнашы белән 473 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларда 11 баланың гомере өзелеп, 498 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, аварияләр саны 44кә арткан, үлүче балаларның саны 2гә кимегән, ә яраланучылар 47 балага арткан. Яшь җәяүлеләр катнашы белән булган аварияләрнең артуы ЮХИДИ хезмәткәрләрен бик тә борчуга сала. Караңгы вакытта юлда йөргәндә балаларга мәҗбүри рәвештә яктылык кайтаручы элементлар булдыру сорала.

2017 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу бара. Шул исәптән безнең “Хезмәт” газетасына да. Райондашларыбызның күпчелеге инде язылырга да өлгерде. Дөнья мәшәкатьләре белән онытылып, әлегә “Хезмәт”кә язылмагансыз икән, кичекмәстән, почта бүлекчәләренә яки хат ташучыларга мөрәҗәгать итегез. Киләсе яртыеллыкта да бергә булыйк! 

Җәй башында редакциябезгә үзәк хастаханәгә бара торган юлныӊ, «Ислам нуры» мәчете янында урнашкан күпере, йөрмәслек хәлгә килүе турында хәбәр иткәннәр иде. Дөрестән дә, җәяүлеләр юлыннан йөрерлек булмагач¸ хастаханәгә баручылар хәтта бала арбасы тартып олы юлдан йөрергә мәҗбүр булдылар. Бу мәсьәлә район башлыгы Рамил Нотфуллин югарылыгында күтәрелде, бистә башкарма комитет җитәкчесе Илдар Габдрахмановка эшләтүнеӊ юлларын табарга кушылды. Ул үз чиратында Балтач юл-төзү һәм ремонтлау бүлеге җитәкчесе Рашит Ильясовка мөрәҗәгать итә. Мөмкинлеге булганда һәрвакыт ярдәм кулы сузарга торган җитәкче бу юлы да халык соравын якын кабул итә. Нәтиҗәдә, оешма  хисабыннан бу күпер төзелде, тиешле урынына вак таш та түшәлде. Мәчеткә көндәлек бу юлдан  йөручеләр дә бу җитәкчегә үзләренеӊ рәхмәтләрен җиткерәләр.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International