"Төнге чаңгы юллары"нда гаиләләр ярыша.

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

1 февраль - чәршәмбе көнне "Сабантуй" пакында уза торган "Төнге чаңгы юллары"нда ярышырга районыбызның авыл җирлекләреннән һәм Балтач бистәсеннән әлеге спорт төренә гашыйк булган гаиләләр чакырыла. Гаилә командасы составын әти, әни һәм 14 яше тулган бер бала тәшкил итә. 

Ярыш барышы эстафетаны хәтерләтә. Команданың һәр катнашучысы бер чакрым араны шуып килеп, эстафетаны тапшырырга тиеш була. 

Терәлү вакыты: 18.00 - 18.25 минутка кадәр. 

Старт 18.30да бирелә. 

Җиңүче гаиләләрне бүләкләр көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International