Яшел Үзән шәһәреннән СССРның спорт остасы Рәлиф Әскәров укучылары тагын үзләренә тиңнәр булмавын раслап, авыл районнары спортчылары арасында чаңгы узышлары буенча Татарстан беренчелегендә җиңү яулап, Кубокны Балтачка алып кайттылар.
Составында Зәйнәп Нигьмәтҗанова, Әдел Мостафин, Ринат Гафиуллин, Аяз Исрафилов, Эмиль Сәмигуллин, Рәйхан Газыймов, Якуп Зарипов, Марина Григорьева, Ульяна Кумаева, Ләйлә Каюмова, Илһам Исрафилов булган командабызның олы җиңүе бу. Аларны ихластан котлыйбыз һәм киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
Автор: Нурзада Сәмигуллин