Балтач яшүсмерләр спорт мәктәбе Кубогына волейбол буенча ярышларның чираттагысы “Балтач”унивесаль спорт залында 1999-2000 елгы укучылар арасында узды.
Ярышларда 6 мәктәптән 9 команда үзара көч сынашып, егетләр һәм кызлар арасында иң көчле командаларны ачыкладылар.
Егетләр арасында Кенә /тренеры Ф.Ибраһимов/, Шубан /тренеры Л.Рамазанов/, Куныр /Р.Сөләйманов/ мәктәпләре уенчылары җиңү яуласа, кызлар арасында шушы ук мәктәп уенчылары урыннарны түбәндәгечә бүлеште - Куныр, Шубан, Кенә. Иң яхшы уенчылар булып Кенәдән Расил Мотыйгуллин, Кунырдан Ләйсән Идрисова танылдылар.