ЯҢАЛЫКЛАР


23
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2016 елда районыбызда барлык Рәсәй җирендә шикелле авыл хуҗалыгын исәпкә алу үткәрелде. 

2016 елның  29 декабрьдәге 893 номерлы Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең боерыгы нигезендә, “Бөтенрәсәй авыл хуҗалыгын исәпкә алуны үткәрүдә хезмәтләре өчен”   аерым идарәчелек билгесе - медаль  белән актив район комиссия әгъзаләре һәм исәпкә алуны  нәтиҗәле башкаручы хезмәткәрләр бүләкләнделәр:

Әлеге утырышта комиссия әгъзалары, район башкарма комитетының бүлек җитәкчеләре, җирле үзидарә башлыклары, хокук саклау органнары, оешма-учреждение җитәкчеләре катнашты. 

Әлеге чарага катнашу өчен эшлекле сәфәр белән РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкиле, Балтач районы буенча җаваплы хезмәткәре Илнар Гомәр улы Хөснетдинов кайтты. 

23 февраль көнендә без үз тормышын Ватан саклауга багышлаган кешеләргә дан җырлыйбыз. Төрле елларда илебез иминлеген яклаган, бүген дә шушы изге эштә үзләрен аямаган туган ил сакчыларыбыз белән лаеклы горурланабыз һәм аларга чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез. Илебезне фашист коллыгыннан азат иткән Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәрби бәрелеш ветераннары, кораллы көчләрдә хезмәт иткән һәм хәзерге вакытта ил сагында уяу торучы егетләребез, Сезне Ватанны саклаучылар көне белән ихластан тәбрик итәм. 

Биектауда узган «Сабантуй» журналы призына егетләребез бик кайгырып киткәннәр иде. Юкка булган икән...

2001-2002 елгы егетләр арасында узган ярышлардан лаеклы бишенче урын белән кайттылар. Шәхси беренчелектә Яңгулдан Руфил Хәбибуллин 50 килограмм үлчәү авырлыгында чемпион булып танылса, гимназиядән Илсаф Шәрифҗанов югары үлчәүдә өченче булды. Киләчәктә бу ярышларда җиңүче егетләргә спорт остасына кандидат исемнәрен дә бирә башлаячаклар дигән куанычлы хәбәрләр дә килеп иреште әле безгә...

 


Нурзада Сәмигуллин

Кадерле райондашлар! Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугышчы-интернационалистлар, кайнар нокталарда хезмәт иткән иптәшләр, хәзерге вакытта Ватан алдындагы хәрби бурычларын үтәүче егетләребез! Бүгенге көндә районыбыздан 105 егет илебезнең төрле җирләрендә хезмәт итә. Иң беренче чиратта аларны һәм районыбызның барлык ир-егетләрен дә 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән ихластан тәбрик итәм. 


22
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Смәел авыл китапханәсе  балалар язучысы  Астрид Линдгренга багышланган чираттагы чараны балалар бакчасында тәрбияләнүче яшь китап укучылар белән "Шаян Карлсон"дип исемләнгән чара белән дәвам итте.Балалар язучының китаплары белән таныштылар,"Малыш и Карлсон"мультфильмын карадылар.

21 февраль көнне “Факел” яшүсмерләр клубында яшүсмерләр һәм урта яшьтәгеләр өчен 21 февраль - Халыкара туган тел көненә   Балтач үзәк зурлар китапханәсе хезмәткәрләре “Туган телебездә укыйбыз” исемендә флешмоб үткәрделәр. Татар һәм рус телләрендә шигырьләрне һәм әсәрләрдән өзекләрне теләп укыдылар.

   Шунда ук Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Иңне-иңгә куя белү кирәк Ватаныңа хезмәт иткәндә” күргәзмәсенең китапларына күзәтү ясалды.

Чепья зурлар китапханәсендә 23 февраль бәйрәме уңаеннан 10 сыйныф укучылары өчен " Мужеству афганцев будьте достойны" исем астында  авылыбызның афганчылары Чуртанов В. П., Тарасов П.Г. белән очрашу үткәрелде. Афганчылар үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар, укучыларның күп сандагы сорауларына җавап бирделәр.Чепья авыл җирлегеннән хәрби учёт хезмәткәре Нотфуллина Д.Г.ның котлавы, "Халыклар дуслыгы музее" хезмәткәрләренең презентация белән катнашулары очрашуны тагы да баетты.

Смәел авыл китапханәсе 21 нче февральдә балалар язучысы Астрид Линдгреннның тууына110 ел тулу уңаеннан "Астрид Линдгренның мәңгелек балачак иле" дип исемләнгән чара уздырды.1-5нче сыйныф укучыларына язучының иҗат юлы турында сөйләнелде һәм "Эмиль изЛенниберги"фильмы күрсәтелде.

6 февраль көнне Яңгул китапханәчеләре үзләренең яшь китап укучыларына чит ил язучы –Астрид Линдгрен китапларын тәкъдим иттеләр һәм аның китапларыннан өзекләр кычкырып укылды,аның әсәрләре хакында фикер алыштылар.Бу язучының әсәрләре маҗаралар аша дуслык һәм мәхәббәт хакында,усаллык белән көрәшергә өйрәтә.6 февраль көнне Яңгул китапханәчеләре үзләренең яшь китап укучыларына чит ил язучы –Астрид Линдгрен китапларын тәкъдим иттеләр һәм аның китапларыннан өзекләр кычкырып укылды,аның әсәрләре хакында фикер алыштылар.Бу язучының әсәрләре маҗаралар аша дуслык һәм мәхәббәт хакында,усаллык белән көрәшергә өйрәтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International