20 февраль көнне район Советының утырышлар залында район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә Балтач муниципаль районының террорга каршы комиссия утырышы булды.

2017 елның 23 феврале, пәнҗешәмбе

Әлеге утырышта комиссия әгъзалары, район башкарма комитетының бүлек җитәкчеләре, җирле үзидарә башлыклары, хокук саклау органнары, оешма-учреждение җитәкчеләре катнашты. 

Әлеге чарага катнашу өчен эшлекле сәфәр белән РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкиле, Балтач районы буенча җаваплы хезмәткәре Илнар Гомәр улы Хөснетдинов кайтты. 

Комиссия утырышында 
1. Республика һәм районның террорга каршы комиссия протоколларының үтәлеше, Комплекс планының һәм программаның үтәлеше буенча район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Гарипова доклады тыңланды. 
Аның тарафыннан район җирлегендә терроризм һәм экстремзмга каршы алып барылган эшчәнлеккә бәя бирелде. 2016 елда күләмле 4 утырыш узды. Төрле милләт кешеләре, гаиләләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында аңлатмалар бирелде. Аерым рискта булган кешеләр турында белешмәлекләр булдырырга, агымдагы елда халык күпләп җыела торган урыннарда уза торган бәйрәмнәр графигын алдан бирергә, районда шундый 79 урын барлыгын искәртте. Нинди генә очракта да халык терроризмга каршы көрәш алып барылуы турында хәбәрдәр булырга тиеш. Террор куркынычсызлыгы булган очракта тиешле органнарга 40 минут эчендә хәбәр бирелү кирәклеген ассызыклады.

2.Потенциаль куркыныч объектларда, аеруча әһәмиятле, һәм тереклекне (жизнеобеспечения) тәэмин итү объектларында террорчылыкка каршы саклангыч чараларны эшләү турында Балтач районында полиция бүлеге җитәкчесе Илдар Усманов чыгыш ясады. Җәмәгать урыннарында саклык чараларын кайгырту, металл эзләгечләр булдыру, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, су башнялары буенча күмәк төстә агулану куркынычсызлыгын булдырмый калуны искәртү уңаеннан, бу территорияләрне коймалап алу, саклык чаралары күрүне максат итеп куйды. Халык күпләп җыела торган объектларның һәм урыннарның "куркынычсызлык паспорты" булырга тиеш. Видео күзәтү, номерларын күрсәтүче телефоннар булдыру - заман таләбе дип билгеләп үтте. 

3. Халык күпләп җыела торган урыннар исемлегенә кертелгән объектларның террорчылыкка каршы көрәш буенча куелган таләпләрнең үтәлеше турына Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Равил Таҗетдинов тулы аңлатма биреп үтте. Ул яңа төзелгән яки капиталь ремонт үткәрелгән объектларда видеокүзәтү 
кирәклегенә басым ясады. Камералар кую, күзәтү ясау җинаятьчелекне киметүгә бер сәбәп булачак, дип белдерде. 

4. Карадуган авыл җирлегендә терроризмга һәм экстремизмга каршы профилактик эшләр буенча анализ, шул исәптән дини өлкә буенча, җирлектәге буш йортларны контрольне оештыру турында Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев чыгышы тыңланды. Ул ташландык йортлар, кылган җинаятьләр, хокук бозу очракларын булдырмый калу максатыннан, контрольне ныгытырга ышандырды. Чит һәм шикле кешеләр турында хәбәр бирүләр турында халыкның уяу булуын уңай бәяләде. Җитәкчегә шушы авыл җирлегенә кергән фазенда, дача, кортлык тотучылар турында тулы мәгълүмат туплау кирәклеге тәкъдим ителде. 

5.Балаларның, яшьләрнең Интернет ресурсларда утыруны ачыклау һәм җинаятьләрне кисәтүгә юнәлдерелгән контрольләүнең эш барышы турында яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин мисаллар белән аңлатма биреп үтте. 
Интернет челтәрендә яшьләр, бигрәк тә балалар өчен популяр булган сайтлар, төркемнәрнең кеше психологиясенә йогынтысын искәртте. 

Утырышта катнашкан РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкиле, Балтач районы буенча җаваплы хезмәткәре Илнар Гомәр улы Хөснетдинов районның террорга каршы комиссия эшчәнлегенә уңай бәя биреп, алга таба эш тәртипләре, бурычлар белән таныштырды. Террорга каршы көрәш алып бару эшчәнлегендә җирле халыкның роле зур булуына басым ясады. Тиешле мәгълүматлар җиткерү, уяулык, объектларда саклык чаралары булдыру мәсьәләләрен күтәрде.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин район халкының иминлеген саклау, терроризм куркынычсызлыгына каршы чаралар күрү, учреждениеләрдә, оешмаларда терроризм һәм экстремистлыкка каршы җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү безнең бурыч, дип ассызыклап үтте. Республика күләмендә терроризм куркынычсызлыгына каршы чаралар күрү аерым нык контрольдә булуын исәртте. Утырышта түбәндәге максат-бурычларны билгеләп, җаваплы ххезмәткәрләрнең эш планына алырга кушылды. 
Иң элек потенциаль куркыныч объектлар, аеруча әһәмиятле, һәм тереклекне (жизнеобеспечения) тәэмин итү объектлары җитәкчеләренә террорчылыкка каршы саклангыч чараларны үтәүне тэәмин итәргә. 
Халык күпләп җыела торган исемлеккә кертелгән объектларны аерым расланган график буенча җаваплы хезмәткәрләргә тикшереп чыгарга, нәтиҗәләрен комиссия утырышында карарга. 
Балаларның, яшьләрнең Интернет ресурсларда утыруны ачыклау һәм җинаятьләрне кисәтүгә юнәлдерелгән контрольләүнең эш барышын район башкарма комитетының яшьләр бүлегенә активлаштырырга. 
Шулай ук, бу юнәлешкә мәгариф идарәсендә эшләп килгән психологик үзәк җитәкчесенә, районадагы балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссия вәкилләренә һәм имин булмаган гаиләләр, балигъ булмаган балалар белән профилактик эшләр алып баручу муниципаль инспекторларга экстремистлык, терроризм таратучы сайтларга каршы пропаганда эшләрен алып баруны активлаштырырга. 
Моннан тыш 23 нче февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 4 көн яллар каралган. Бу көннәрдә района да күп кенә чаралар үткәрү планлаштырылган. Халыкны күпләп җыеп үткәрә торган чараларның урыны вакыты күрсәтелгән исемлек полиция хезмәткәрләренә җиткерелгән булсын, дип белдерде. 
Эчке эшләр бүлегенә район халкының иминлеген саклау, терроризм куркынычсызлыгына каршы чаралар күрү, җәмәгать куркынычсызлыгын саклау буенча эшне аеруча көчәйтергә. 
22 – 27 нче февральдән авыл җирлекләрендә ДНД вәкилләре белән дежурлар графигын булдырырга. Шулай ук район буенча да җитәкчелек белән дежурлар графигын булдырырга дигән максат билгеләнде. 

Һәрбер җитәкчегә урыннарда хезмәткәрләре белән кабаттан террорчылыкка каршы тору чараларны булдырмау максатыннан инструктажлар үткәрү кирәклеге искәртелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International