Хөрмәтле райондашлар!

2017 елның 23 феврале, пәнҗешәмбе

23 февраль көнендә без үз тормышын Ватан саклауга багышлаган кешеләргә дан җырлыйбыз. Төрле елларда илебез иминлеген яклаган, бүген дә шушы изге эштә үзләрен аямаган туган ил сакчыларыбыз белән лаеклы горурланабыз һәм аларга чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез. Илебезне фашист коллыгыннан азат иткән Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәрби бәрелеш ветераннары, кораллы көчләрдә хезмәт иткән һәм хәзерге вакытта ил сагында уяу торучы егетләребез, Сезне Ватанны саклаучылар көне белән ихластан тәбрик итәм. 
Киләчәктә дә ил-көннәребез тыныч булсын да, Ватан сагында торучыларга аны тыныч шартларда сакларга, исән-сау хезмәт итеп, туган якларга әйләнеп кайтырга насыйп булсын. Әлеге бәйрәм уңаеннан мин кичәге, бүгенге һәм булачак солдатларга, аларның якыннарына, гаиләләренә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, имин дөньяларда шатлык-куанычлар белән яшәргә язсын дип телим. 

Васыйл ВӘЛИЕВ 
Балтач районы хәрби комиссары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International