21 февраль көнне “Факел” яшүсмерләр клубында яшүсмерләр һәм урта яшьтәгеләр өчен 21 февраль - Халыкара туган тел көненә Балтач үзәк зурлар китапханәсе хезмәткәрләре “Туган телебездә укыйбыз” исемендә флешмоб үткәрделәр. Татар һәм рус телләрендә шигырьләрне һәм әсәрләрдән өзекләрне теләп укыдылар.
Шунда ук Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Иңне-иңгә куя белү кирәк Ватаныңа хезмәт иткәндә” күргәзмәсенең китапларына күзәтү ясалды.