Район башлыгы Рамил Нотфуллин ир-егетләрне ВАТАННЫ САКЛАУЧЫЛАР КӨНЕ белән котлый.

2017 елның 23 феврале, пәнҗешәмбе

Кадерле райондашлар! Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугышчы-интернационалистлар, кайнар нокталарда хезмәт иткән иптәшләр, хәзерге вакытта Ватан алдындагы хәрби бурычларын үтәүче егетләребез! Бүгенге көндә районыбыздан 105 егет илебезнең төрле җирләрендә хезмәт итә. Иң беренче чиратта аларны һәм районыбызның барлык ир-егетләрен дә 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән ихластан тәбрик итәм. 

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне дип билгеләп үтелә. 1917 елның 23 февралендә беренче тапкыр Кызыл Армия көне дип уздырыла. 1922 елдан исә әлеге дата рәсми рәвештә Кызыл Армия көне дип игълан ителә. Шуннан соң ул ел саен билгеләп үтелә башлый. 1946 елдан февраль “Совет Армиясе һәм Хәрби диңгез флоты көне” буларак бәйрәм ителә. Бары 2005 елда гына әлеге бәйрәм “Ватанны саклаучылар көне” дип атала башлый. Бүгенге көндә без әлеге бәйрәм белән барлык ир-атларны да котласак, СССР вакытында бары тик Армия сафларында үз вазыйфасын тиешенчә үтәп кайткан ир-егетләр генә котлаулар кабул итә алган. Күпләр өчен 23 февраль көне армиядә яки хәрби урыннарда хезмәт итүче ир-егетләр бәйрәме булып калды. Шулай да, бүген бәйрәм ир-егетләр көне, безнең яклаучыларыбыз көне буларак бәйрәм ителә. 
Бу көнне хәрби органнарда эшләүчеләрдән алып бакчага йөрүче кечкенә ир балаларга кадәр котлаулар кабул итә. Алар хөрмәтенә кичәләр, концертлар оештырыла. Озак еллар эш көне булып кала биргән 23 февраль 2002 елдан бирле ял көне итеп үзгәртелде. Бу да үз чиратында бәйрәмнең дәрәҗәсен тагын да арттыра. 

Әлеге бәйрәм көчле рухлылык, традицияләргә тугрылык билгесе булып торучы һәм чын ир-егетләрнең батырлык, намус һәм абруй кебек сыйфатларга ия булуларын раслый торган бәйрәм. Ватанга һәм халыкка хезмәт итү үз илен ихлас сөюче гражданнарның һәрвакыт төп максаты булды һәм шулай булып калачак та. Үз тарихында Россия күпләгән аяусыз һәм канкойгыч сугышлар кичерде, ләкин аны һәрвакыт кыю, батыр сугышчылары яклап калды. Яшь буынның да Ватан сакчыларының матур традицияләрен лаеклы дәвам итәчәгенә, илебезнең куркынычсызлыгы, туганнары һәм якыннарының тормышы өчен җаваплылык хисен тоеп яшәүләренә һич шигем юк. 
Һәрбарчагызга да чын күңелемнән ныклы сәламәтлек, бәхет, уңышлар һәм гаиләләрдә муллык, тигезлек телим! Дөньяларыбыз имин булсын, сугыш афәтләре күрмик! 
Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил НОТФУЛЛИН

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International