Биектаудан көрәшчеләребез лаеклы урын белән кайттылар

2017 елның 23 феврале, пәнҗешәмбе

Биектауда узган «Сабантуй» журналы призына егетләребез бик кайгырып киткәннәр иде. Юкка булган икән...

2001-2002 елгы егетләр арасында узган ярышлардан лаеклы бишенче урын белән кайттылар. Шәхси беренчелектә Яңгулдан Руфил Хәбибуллин 50 килограмм үлчәү авырлыгында чемпион булып танылса, гимназиядән Илсаф Шәрифҗанов югары үлчәүдә өченче булды. Киләчәктә бу ярышларда җиңүче егетләргә спорт остасына кандидат исемнәрен дә бирә башлаячаклар дигән куанычлы хәбәрләр дә килеп иреште әле безгә...

 


Нурзада Сәмигуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International