ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2017 ел
җомга

18.02.2017 конне Карадуган авылында Муса Жэлил призына хоккей ярышы булды. 1 урынны Тунтэр мэктэбе укучылары командасы, 2 урынны Карадуган гимназиясе командасы, 3 урынны Норма мэктэбе командасы алды

Балтач гимназиясенең 9 нчы А сыйныфы укучысы Җәләлов Илдар экология фәне буенча Бөтенрәсәй предмет олимпиадасының региональ этабында призер булды. Илдарны һәм аның җитәкчеләре Хафизова Эльвира Мударисовна һәм Җәләлова Алсу Икрамовнаны зур җиңүләре белән котлыйбыз. Укуларында  һәм  эшләрендә  уңышлар  телибез

Балтач  гимназиясенең 8 нче Б сыйныфы укучысы Насырова Мәдинә рус телле укучылар арасында татар теле фәне буенча Бөтенрәсәй предмет олимпиадасының региональ этабында призер булды. Мәдинәне һәм аның җитәкчесе Әхмәтова Рәйсә Шамиловнаны зур җиңүләре белән котлыйбыз. Укуларында  һәм  эшләрендә  уңышлар  телибез

18 февральдә Ципья җирлеге Арбор авылында волейбол ярышы булып узды. Бу ярыш хәрби бүрычларын үтәгәндә һаләк булган авылдашлар истәлегенә багышланып ел саен уткәрелә. Ярышта барлыгы 5 команда катнашты.

Күренекле галим Ибраһим Хәлфин исемендәге XII республика фәнни – эзләнү конференциясендә Балтач районы МБГБУ “Субаш төп гомуми белем мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Васильева Гөлназ Фазиловна һәм инглиз теле укытучысы Нурмөхәммәтова Фирдия Нурулловна “Дәресләрдә татар киносы” секциясендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының III дәрәҗәле диплом белән бүләкләнделәр.

16 февраль ГБМБУ «Норма урта гомуми белем мәктәбе» базасында «Яшь Кулибинчы» укучылар фәнни-практик конференциясе үтте. Конференция кунаклары Татарстан уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте президенты Әюпов Мөхәммәт Йосыф улы, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Биктимирова Тәэминә Әхмәт кызы, «Мәгариф» журналының бүлек мөхәррире Сабирҗанов Таһир Әюп улы, игенчелек өлкәсендә уйлап табучы Гыймадиев Насих Гозәер улы булдылар. Кунаклар мәктәп белән таныштылар, туган якны өйрәнү музеенда, районның яшь уйлап табучылар күргәзмәсендә булдылар. Конференция кысаларында мәктәпнең «Интеллект» укучылар фәнни оешмасы эшчәнлеге белән таныштылар.

Хәрби  патриотик  айлык  кысаларында  Балтач  гимназиясендә 16 нчы  февраль  көнне ватанпәрвәр  җырлар  бәйгесе  булып  узды. Укучылар  сугышта  һәлак  булган бабаларының,  туганнарының  фотоларын  алып  килгән  иде. Бәйге 1 минутлык тынлык белән башланып китте. Һәр баланың йөзендә горурлык хисе балкый иде. Жюри әгъзалары укучыларның җырларны башкару осталыгын да, сәхнәдә үзләрен тотуларына да, артистлык сәләтләренә дә зур игътибар иттеләр. Осталар арасында иң лаеклылары сайлап алынды.   4 нче А  һәм  5 нче А  сыйныфы  укучылары  I нче урынга,  2 нче А сыйныфы укучылары II нче урынга,  4 нче  Б сыйныфы укучылары  III нче  урынга лаек булдылар. Без алар белән горурланабыз, уңышлары белән котлыйбыз. Афәрин! 

Февраль  Башында  район  үзәк  китапханәсендә  бөек  татар  шагыйре  Г.Тукайның тууына  131  ел  тулу  уңаеннан,  нәфис сүз  осталары  бәйгесенең  2 нче  туры  узды.  14 яшьтән  24  яшькә  кадәргеләр  арасында  Балтач  гимназиясенең  11 нче  А  сыйныфы укучысы  Хәйруллина  Гүзәл  I нче  урынга  лаек  булды. Котлыйбыз!!!

16 февраль көнне Балтач гимназиясенең бер төркем укучылары район мәктәпләрендә белем алучы мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм әти-әниләрен кунак иттеләр. Беренче мастер-класста гимназия укучылары кунак кызларга тасма белән чигү серләрен ачтылар, үз эшләре белән таныштырдылар. Икенче мастер-класс торт пешерүгә багышланган иде. Соңыннан кунакларны әлеге рецепт белән пешерелгән бик тәмле торт һәм пирожныйлар белән чәй эчерттеләр. Һәр килгән балага истәлеккә бүләкләр, үзе чиккән кул эше, һәр адымы рәсемгә тәшерелгән торт пешерү технологик картасы бирелде.

Чараны оештыручы технология укытучысы Фәния Ракиповна мондый мастер-классларны киләчәктә дә үткәрүне максат итеп куюын һәм катнашучылар саны күбрәк булсын дигән теләк белдерде.

Һәр йөрәк аны үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә, бу, билгеле, кешенең рухи дөньясыннан тора. Бүген - 14 нче февраль – Гашыйклар көне. Бу көнне сөеклеләргә, яраткан кешеләргә бүләк әзерләп ярату хисләрен белдерәләр. Менә бу агымдагы елның  14 февраль коне дә аермалы булмады: бер-берсенә ярату хисләрен белдерү һәм язмышларын законлы рәвештә мәнгегә бергә бәйләү максатыннан  Балтач районы ГХАТ бүлегенә Чупанов Сергей белән Леонтьева Розалия килделәр.ГХАТ бүлеге җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова тарафыннан матур сүзләр әйтелеп, актлар язуына куллар куелып, балдаклар кидерелгәч, яшьләргә шушы көннең истәлеге итеп бүләк - картина тапшырылды. Гомер буена уртак мәхәббәтләрен, җылы карашларын, ихтирам саклап,бу парга бүген генә түгел, киләчәктә дә, гомумән, елның һәр көнендә бер- берсенең җылысын тоеп яшәргә насыйп булсын иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International