ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

2016  нчы  елның 14  декабрендә укучыларның башкару сәләтләрен үстерү, татар халык иҗатын пропагандалау һәм татар милли музыкасы аша укучыларга мәдәни һәм әхлак тәрбиясе бирү максатыннан  Римма Ибраһимова исемендәге “Халык зур ул, моңлы ул...” зонаара ачык конкурс-фестиваль узды.Конкурс-фестивалендә  7 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге  Балтач, Арча, Биектау,Кукмара, Саба муниципаль районнарынна һәм Киров өлкәсеннән йөздән артык гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты.

Фестивальне оештыручылар: 

•         Бөтендөнья  татар конгрессы башкарма комитеты

•         “Таттелеком” ачык акционерлык җәмгыяте

•         Балтач муниципаль районы  мәгариф бүлеге.

•         Балтач муниципаль районы мәдәният бүлеге.

•         Балтач муниципаль районы«Кенә төп гомуми белем мәктәбе»  

Фестивальдә катнашкан барлык укучыларга да  катнашу сертификатлары, җиңүчеләргә дипломнар  бирелде. Җиңүчеләргә “Таттелеком” ААҖ  һәм Бөтендөнья  татар конгрессы башкарма комитетының махсус бүләкләре тапшырылды.


18
декабрь, 2016 ел
якшәмбе

Түбән Кенә авылы мәдәният йортында Римма Ибраһимова исемендәге «Халык зур ул, моңлы ул…» исемле  зонаара ачык фестиваль-конкурс үтте.

Бәйгедә 100дән артык  конкурсант нәфис сүз, вокаль ансамбль, композитор әсәрләре, фольклор, татар халык җыры номинацияләре буенча  көч сынашты. Аларның эшләрен мәртәбәле жюри әгъзалары: ТР Язучылар Берлеге әгъзасы, шагыйрә, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты хезмәткәре Шәмсия Җиһангирова, Татарстанның халык артисты, якташыбыз, Түбән Кенә авылы кызы Римма Ибраһимова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Радик Михайлов, Кенәбаш авылы егете, җырчы Рафил Җәләлиев бәяләде.

 

Өченче чакырылыш район Советының чираттагы утырышының үткәрү көнен һәм утырышта каралачак мәсьәләләр билгеләп үтелде.
Район Советының 11-нче утырышының көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителде: 

Казан Кремлендә коррупциягә каршы юнәлештәге бәйге җиңүчеләрен – иң яхшы мәктәп укучыларын, журналистлар һәм коррупциягә каршы эшчәнлек өлкәсендә экспертлар бүләкләделәр.

Тантаналы чара Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган иде. Бүләкләү чарасын Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров ачып җибәрде.

16 декабрь көнне биредә бистәнең 1, 2, 5нче номерлы балалар бакчалары коллективлары сыннар ясадылар. Аларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез!

Парк райондашларыбызның, бигрәк тә балалары булган яшь гаиләләрнең яратып йөри торган урынына әверелсен өчен район җитәкчелеге тарафыннан күләмле төзелеш һәм бизәү эшләре башкарыла. Бәйрәм уңаеннан парк территориясентагын да матурлау эшләре дәвам итә. 

Хөрмәтле райондашлар, биредәге гүзәллекне күрергә рәхим итегез! Янәшәдә генә автокинотеатр хезмәт күрсәтә, ерак түгел генә чана-тау гөрли, чаңгы трассасы салынган, саф һава сулап кайту өчен парк мәйданы яктыртылган. Бу уңайлыклар барысы да Сезнең өчен!

Балтач мәдәният үзәгендә "Инвалидлар декадасы" кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә социаль адаптация максатыннан “Хәерле кич” дип исемләнгән җырлы-биюле күңел ачу кичәсе булып узды. 

15 декабрь көнне Балтач мәдәният үзәгендә инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә социаль адаптация максатыннан “Хәерле кич” дип исемләнгән җырлы-биюле күңел ачу кичәсе булып узды. 

Программада төрле уеннар уйнатылды. Күңелле уеннар дискотека белән алмаштырылды, яшьләренә карамастан барлык катнашучылар да бик теләп күңел ачтылар. 

Бу чараны үткәрергә булышкан иганәче Марсель ХӘкимовка һәм барлык җитәкчеләргә кичәдә катнашучылар үзләренең рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Балтач Халык театры «Идел йорт» XVI театр коллективлары фестивалендә уңышлы чыгыш ясап, дипломант булды һәм 8 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. Шулай ук театрның режиссеры Раннур Әүхәдиев Татарстан Республикасы Мәдәният министырлыгының милли мәдәниятне үстерү үзәгенең 3 мең сумлык сертификаты һәм дипломы белән бүләкләнде. 

Үзешчән артистларыбызны ирешкән уңышлары белән ихлас котлыйбыз!!!


16
декабрь, 2016 ел
җомга

15 декабрь көнне Борнак авыл китапханәсендә “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында 1-4 сыйныф укучыларына “Китап—киңәшчең  синең...”исемле мәдәни дәрес үткәрелде.Укучыларның китапларны кызыксынып,аңлап укуына ирешү максатыннан,балалар викторина сорауларына җавап бирделәр,презентация карадылар.

 

15 декабрь көнне Балтач мәдәниять үзәгендә инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә социаль адаптация максатыннан “Хәерле кич” дип исемләнгән җырлы-биюле күңел ачу кичәсе булып узды.

       

     


15
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

15декабрь көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Балалар хокукларын яклау көненә багышлап “Права детей-забота взрослых” исемле тематик кичә узды. Кичәбез Балтач урта мәктәбенең 3Б сыйныфы укучылары (җитәкчеләре  Валиева А.И.) ярдәмендә әзерләнеп, кунакка 3А сыйныфы балалары  чакырылды. Китапханәче  апалары балаларның хокуклары белән рәттән бурычлары булу турында да сөйләде. Балалар шушы тема буенча шигырьләр сөйләделәр.Балтач эчке эшләр бүлегенең балигъ  булмаган балалар белән эшләүче хезмәткәре Шакирова Ләйсән апалары балаларга төрле җәмәгать урыннарында, урамнарда, үзара тәртипле булырга кирәклеге турында, тәртип бозган өчен нинди яшьтә булуга карамастан җаваплылыкка тартылырга мөмкин икәнлекләрен аңлатты. Чарабызны балалар хокукларына багышланган уеннар тәмамлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International