Сөю, гашыйклык һәм мәңгегә ярату... Бу олы хисләрне беркем дә туктата алмыйдыр, мондый олы хисләр булганда кешеләр дә бер-берсенә карата мәрхәмәтле, ягымлы, җылы карашлы була. Шушы үзенчәлекләрне күздә тотып, Көек авылы китапханәсе дә “Гашыйклар көнен” үткәрде. Чарада яшьләр белән берлектә, тормышның тәҗрибәсен күргән олыларыбыз да үзләренең фикерләре белән бүлеште. Алардан кыйммәтле киңәшләр ишетү, киләсе буынга бик файдалы да, күңелле дә булды!