2017 ел экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы дип игълан ителде.Экология дөньякүләм әһәмиятле,мөһим мәсәләләрнең берсе.Шушы максатларны истә тотып китапханәдә 6 һәм 2 сыйныф укучылары белән “Табигать балалары” дигән дәрес үткәрелде.Бу чарада 10 укучы катнашты.”Табигать язмышы –безнең язмыш”- дип исемләнгән табигатьне яктырткан китаплар күргәзмәсе оештырылды. Китап аша табигатькә мәхәббәт,үсемлекләргә,төрле җан ияләренә сакчыл караш тәрбияләнә Сораштыруда күренгәнчә балаларның күбесе кеше табигатьтән башка яши алмый.