Удмурт милләтеннән булган райондашларыбызның үзешчән сәнгать колллективлары арасында "Шулдыр жыт" (Күңелле кич - Веселый вечер) дип исемләнгән район бәйгесе дәвам итә.
Аның чираттагысы Чепья мәдәният йортында узды. Чепья мәдәният йорты һәм Дорга, Сырья, Мельничная авыл клубларының иҗат коллективлары чыгышлары тәкъдим ителде.