26 февраль көнне, Салавыч авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә,"Ягез әле егетләр,бирешмәгез әтиләр" дип, исемләнгән уен - бәйге үткәрелде. Уенда "Катюша" һәм "Герой оныклары" командалары катнашты. Командалар үзләренең уңганлыкларын, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Разведчиклар да, саперлар да булдылар. Уен - бәйгенең беренче өлеше китапханәдә,икенче өлеше спортзалда "Күңелле стартлар" белән дәвам итте. Бәйгедә "Катюша" командасы җиңү яулады.