Пенсия системасы бер урында гына тормый, ул үсә, үзгәрә. Пенсия түләү турында беренче тапкыр телгә алулар бик борынгы заманнарга барып тоташа. Елъязмаларга күз салсак, князьләр һәм гаскәр башлыклары, сугышчыларының ашау-эчүләре турында гына кайгыртмыйча, яраланган очракта һәм картлыкта тормышларын матди яктан тәэмин итүне дә хәл итә башлаганнар. Хезмәттән киткән сугышчыларга “Сәламәтлекләрен ныгыту өчен” дип аталган беренче түләүләр патша Алексей Романов чорында, 1663 елдан башкарыла.
29 декабрь - пәнҗешәмбе көнне районыбызда ике җирлектә - Балтач бистәсендә һәм Чепья авылында бәйрәм алды ярминкәләре булачак.
Биредә районыбызның авыл хуҗалыгы һәм оешма-предприятиеләре, эшмәкәрләре җитештергән товар-продукцияләр тәкъдим ителә. Ярминкә иртәнге сәгать 7.00дә башланып китә.
Яңа елның элек-электән килә торган үзенчәлекле, шул ук вакытта могҗизага тиң бер бүләге бар, ул - лотерея. Алдан-ала сатып алып куйган шул лотерея билетына "Нәрсә чыгар, нинди бүләк отармын икән?" дип кем генә уйламый икән... Быел да райондашларыбыз бу бәхетле мизгелдән Кыш бабай бүләгеннән мәхрүм калмаячак.
"Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы татарлар яшәгән төбәкләргә барып чаралар уздыруын дәвам итә. Оешма әгъзалары татар хатын-кызларының тормыштагы ролен, кул эшләрен, яшәү рәвешен һәм гореф-гадәт, йолаларыбыз сакланышын барлый, өйрәнә, элемтәләр ныгыта, тәҗрибә уртаклаша. Менә шундый максаттан 16 , 17, 18 декабрь көннәрендә Балтач районының "Ак калфак" оешмасы рәисе урынбасары Гөлнара Гарипова эшлекле сәфәр белән "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Рәис кызы Идрисова җитәкчелегендәге делегация составында Пенза өлкәсендә булып кайтты. Ул “Әбикәй-матуркай” бәйгесен тамаша кылды. Аннан алган тәэсирләрен безнең белән дә уртаклашты:
Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы кисәткәнчә, законсыз сакланган коралны, сугыш кирәк-яракларын үз теләгең белән хокук саклау органнарына тапшыру, җинаять җаваплылыгыннан коткарудан тыш, матди файда да китерә.
21 декабрь көнне мәчетебезгә Балтач районы Түнтәр авылыннан Рәфкать абый Зарипов мәчеткә йөрүче бер төркем апаларны җыелып алып килгән иде. "Ярдәм" мәчетендә башкарылган зур эшләрне телевизордан карап бик кызыга идек, күрәсебез килә иде, ди алар. Мәчетебез эшчәнлеге белән якыннан танышып, "дөньяның мондый җире дә була икән "- диеп, гаҗәпләнеп кайтып киттеләр. Хәерле юллар үзләренә. Аллаһ игелекле эшләрен кабул кылсын, дип хәбәр итә "Ярдәм" мәчетендә эшләүче якташыбыз, Таузар авылы кызы Эльвира Ибраһимова.
Яңа Салавыч авылында халыкның күмәк тырышлыгы белән яңа мәчет салу эше башланып китте. Шушы көннәрдә бурасын күтәрделәр. Изге эш хәерле сәгатьтә булсын!
Күптән түгел декабрь аенда башкалада Татарастан Республикасында яшьләр оешмаларының җәмәгать тәртибен саклау буенча ХI Слеты булып узды. Әлеге чарада 2016 елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды. Шушы уңайдан, районыбыздан яшьләр оешмасы белән эшләүче белгечләрдән торган делегация катнашты. Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин тырыш хезмәте өчен исемләнгән кул сәгате белән бүләкләнде. Ә район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре, полиция капитаны Ләйсән Нәҗипова, "Факел" балалар һәм яшүсмерләр клубы тренеры Илфар Гыйльметдинов, Балтач урта мәктәбе укучылары Алмаз Иванов белән Илһам Кадыйров Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
Яңа ел-иң сихри, матур бәйрәмнәрнең берсе! Аеруча да әлеге бәйрәмне нәниләребез көтеп ала.Бу тарафтан, Көек авылында Яңа ел алдыннан сабыйларыбызга бәйрәм рухы өләшү максаты белән Кыш бабай белән Кар кызы(китапханәче) иң кечкенәләргә әти-әниләре б.н. берлектә әзерләгән бүләкләрне кулларына тапшырды. Кечкенә генә шатлык та алар өчен зур бйәрәмгә әйләнде! Шулай ук авылыбызның актив яшьләре белән берлектә китапханә каршына 2017 елның төп символы әтәчне ясап куйдык.
23 декабрь көнне район мәдәният үзәгендә Өченче чакырылыш Балтач район Советының унберенче утырышы булды.
Утырышның көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1.Беренче көн тәртибе буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллинның чыгышы тыңланды. Ул Балтач муниципаль районының 2017-нче елга, 2018-2019-нче елларның планлы чорына социаль-икътисади үсеш фаразлары турында (икенче укылыш) бәян итте.