1 март көнне Пыжмара авыл китапханәсендә швед язучысы Астрид Линдгренның тууына 110 ел уңаеннан "Астрид Линдгрен и её любимые герои" Республикакүләм кычкырып уку акциясе узды. Акциядә 9 укучы катнашты (4-5 сыйныф). Укучылар "Книги Линдгрен-праздник детства" исемле китап күргәзмәсе, язучының тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар. Аларга "Малыш и Карлсон" әкияте кычкырып укылды.