28 февраль көнне район Советы һәм башкарма комитетында, бюджет тармагында, мәгариф өлкәсендә муниципаль хезмәттә булган җитәкчеләр һәм хезмәткәрләр, авыл җирлеге башлыклары өчен район мәдәният үзәгендә укулар башланып китте. Әлеге укулар 44нче номерлы ("Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр сатып алу һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә контракт системасы турында")гы Федераль Закон кысаларындагы таләпләрнең үтәлешен тәэмин итүне, муниципаль заказларның үтә күренмәлелеге, бюджет акчаларының нәтиҗәлелеге, коррупцион рисклар булдармауны максат итеп куя.
Агымдагы икътисадый вәзгыятьтә дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен нәтиҗәле сатып алулар оештыруның һәм аның нәтиҗәлелеген бәяләүнең объектив системасын булдыру зур әһәмияткә ия", дип белдерә белгечләр.