Мәгариф идарәсе хәбәр итә

2017 елның 24 феврале, җомга

16 февраль көнне Балтач гимназиясенең бер төркем укучылары район мәктәпләрендә белем алучы мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм әти-әниләрен кунак иттеләр. Беренче мастер-класста гимназия укучылары кунак кызларга тасма белән чигү серләрен ачтылар, үз эшләре белән таныштырдылар. Икенче мастер-класс торт пешерүгә багышланган иде. Соңыннан кунакларны әлеге рецепт белән пешерелгән бик тәмле торт һәм пирожныйлар белән чәй эчерттеләр. Һәр килгән балага истәлеккә бүләкләр, үзе чиккән кул эше, һәр адымы рәсемгә тәшерелгән торт пешерү технологик картасы бирелде.

Чараны оештыручы технология укытучысы Фәния Ракиповна мондый мастер-классларны киләчәктә дә үткәрүне максат итеп куюын һәм катнашучылар саны күбрәк булсын дигән теләк белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International