Һәр йөрәк аны үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә, бу, билгеле, кешенең рухи дөньясыннан тора. Бүген - 14 нче февраль – Гашыйклар көне. Бу көнне сөеклеләргә, яраткан кешеләргә бүләк әзерләп ярату хисләрен белдерәләр. Менә бу агымдагы елның 14 февраль коне дә аермалы булмады: бер-берсенә ярату хисләрен белдерү һәм язмышларын законлы рәвештә мәнгегә бергә бәйләү максатыннан Балтач районы ГХАТ бүлегенә Чупанов Сергей белән Леонтьева Розалия килделәр.ГХАТ бүлеге җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова тарафыннан матур сүзләр әйтелеп, актлар язуына куллар куелып, балдаклар кидерелгәч, яшьләргә шушы көннең истәлеге итеп бүләк - картина тапшырылды. Гомер буена уртак мәхәббәтләрен, җылы карашларын, ихтирам саклап,бу парга бүген генә түгел, киләчәктә дә, гомумән, елның һәр көнендә бер- берсенең җылысын тоеп яшәргә насыйп булсын иде.