ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Балтач үзәк зурлар һәм балалар китапханәләре 25 нче февраль көнне иртәнге 8 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр эшли. Сезне китапханәләребездә көтеп калабыз!


21
февраль, 2017 ел
сишәмбе

21 февраль көнне Борнак авыл китапханәсендә “Туган телем-татар телем, киңдер сиңа күңел түрем”исемле кичә 5-6 сыйныф укучыларына үткәрелде.

Укучылар кичәдә җырлар,шигырьләр белән актив катнаштылар.Туган тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз.Туган йортыбызның,туган телебезнең кадерле булуын без иң элек туган телебез аша тоябыз.Туган телебезне күз карасыдай сакларга,аңа тугрыклы булып,сүзләрне бозмыйча,саф татар телендә сөйләшергә тиешбез.Телебезне сакласак,халкыбыз да яшәр,Татарстаныбыз да чәчәк атар.

21 февраль көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Халыкара Туган тел көне уңаеннан,балаларга туган телебезне белүнең әһәмиятен, аның матурлыгын аңлату максатыннан, Балтач гимназиясенең 5 сыйныф укучылары белән (җитәкчесе Шакирҗанова Р.И.)“Халкымның югалмас хәзинәсе” исемле тематик кичә узды. Кичәбез сөекле шагыйребез Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән башланып китте. Кичә барышында балалар китапханәдә туган тел буенча булган әдәбият белән танышып, табышмак, мәкаль, әкиятләргә багышлап төзелгән уеннарда көч сынаштылар.Алар туган телебезне өйрәнүнең зур байлык икәнен аңлап киттеләр. Чарабыздисктан “Татар галәме” исемле видиофильм карау белән тәмамланды. Кичәдә 28 бала катнашты.

Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да.Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе-анасы өйрәтә,шул телдә ана бишек җырларын җырлый,иркәли,юата... 21 февраль көнне Арбор авыл китапханәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган "Тел-күңел көзгесе" исемле чара үтте.Чара барышында китапханәче туган телнең матурлыгы турында сөйләде.Укучылар туган телгә багышланган шигырьләр укыдылар,башваткычлар төзеделәр,викторина сорауларына җавап эзләделәр.

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына быел 28 ел тулды.Шушы уңайдан Арбор авыл китапханәсендә "Без бу җирдә  туып үскәннәр" дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү үткәрелде. Әфганстанда хәрби хезмәтләрен үтәп исән-сау әйләнеп кайткан һәм батырларча һәлак булган авылдашларыбыз турында мәгълүмат бирелде.

Халыкара туган тел көне уңаеннан Чепья балалар китапханәсендә урта мәктәпнең 10 сыйныф укучылары белән "Киләчәгем өчен мәңге кирәк телем" исеме астында  шигырьләр уку үткәрелде. Авылыбызда күп милләтле халык яшәвен искә алып, укучыларга үз ана телләрендә шигырьләр уку тәкъдим ителде.

Түбән Субаш авылында яшәүче Рәхимә Һади кызы Исеевага 17 февраль көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Югары Субаш авыл җирлеге башлыгы Рәнис Вафин юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. РФ Президенты В.В. Путинның Котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. 
 


20
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

  Табигать – безнең туган йортыбыз. Аны яратырга һәм сакларга кирәк. Табигатьтә бөтен нәрсә үзара бәйләнгән. Әгәр дә без урманнарны һәм табигатьне пычратсак, андагы кош-кортлар барысы да үлеп яки качып бетәрләр. Табигатьне күз алдыгызга китерегез әле: бөтен агачлар корыган, чәчәкләр сулган, кошлар сайрамый. Ошармы инде бу безгә, әлбәттә, юк. Кешенең саксызлыгы аркасында республикабызның "Кызыл Китабы” калыная бара. Димәк, күпме үсемлек, кош-корт, хайван, бөҗәкләр юкка чыга бара дигән сүз. Мондый хәлгә калмас өчен, безгә табигатьне сакларга , аның якын дуслары булырга кирәк.  2017 елның Экология елы булганлыгын истә тотып, 18 февраль көнне  7 сыйныф укучылары өчен  “Без – табигать дуслары” исемле экологик  викторина  үткәрелде. Табигать турындагы белемнәрне тикшергәч, укучылар  өчен әзерләнгән анкета тутырылды.

Һәр милләттә исеме телгә алынуга УК ихтирам хисләре уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе. Бу исемнең синонимнары булып,батырлык, кыюлык, каһарманлык, талантлылык, фидакарьлек, тугрылык, ватанпәрвәрлек  кебек сүзләр тора.

  Муса Жәлилнең язган шигырьләре күп, әдәби байлыгы зур.

Буген М.Жәлил  узенең шигырьләре, батырлыгы  белән безнең сафта янәшә атлый. Ул якты һәм матур тойгылар тәрбияли, кешеләрдәге , тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра. Кили авыл китапханәсендә 2-4 сыйныф укучылары катнашында “Җырга әйләнгән исем”дип аталган интеллектуаль бәйге үткәрелде. Патриот шагыйребезнең тормыш юлы , иҗаты турында белемнәр ныгытылды, белем дәрәҗәләре сыналды.

 

   Чутай авылында  яшәүче Шәйхетдин Гәйфетдин улы Гәйфетдиновка 20 февраль көнне 90 яшь тулды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International