21 февраль көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Халыкара Туган тел көне уңаеннан,балаларга туган телебезне белүнең әһәмиятен, аның матурлыгын аңлату максатыннан, Балтач гимназиясенең 5 сыйныф укучылары белән (җитәкчесе Шакирҗанова Р.И.)“Халкымның югалмас хәзинәсе” исемле тематик кичә узды. Кичәбез сөекле шагыйребез Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән башланып китте. Кичә барышында балалар китапханәдә туган тел буенча булган әдәбият белән танышып, табышмак, мәкаль, әкиятләргә багышлап төзелгән уеннарда көч сынаштылар.Алар туган телебезне өйрәнүнең зур байлык икәнен аңлап киттеләр. Чарабыздисктан “Татар галәме” исемле видиофильм карау белән тәмамланды. Кичәдә 28 бала катнашты.