Табигать – безнең туган йортыбыз. Аны яратырга һәм сакларга кирәк. Табигатьтә бөтен нәрсә үзара бәйләнгән. Әгәр дә без урманнарны һәм табигатьне пычратсак, андагы кош-кортлар барысы да үлеп яки качып бетәрләр. Табигатьне күз алдыгызга китерегез әле: бөтен агачлар корыган, чәчәкләр сулган, кошлар сайрамый. Ошармы инде бу безгә, әлбәттә, юк. Кешенең саксызлыгы аркасында республикабызның "Кызыл Китабы” калыная бара. Димәк, күпме үсемлек, кош-корт, хайван, бөҗәкләр юкка чыга бара дигән сүз. Мондый хәлгә калмас өчен, безгә табигатьне сакларга , аның якын дуслары булырга кирәк. 2017 елның Экология елы булганлыгын истә тотып, 18 февраль көнне 7 сыйныф укучылары өчен “Без – табигать дуслары” исемле экологик викторина үткәрелде. Табигать турындагы белемнәрне тикшергәч, укучылар өчен әзерләнгән анкета тутырылды.