Һәр милләттә исеме телгә алынуга УК ихтирам хисләре уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе. Бу исемнең синонимнары булып,батырлык, кыюлык, каһарманлык, талантлылык, фидакарьлек, тугрылык, ватанпәрвәрлек кебек сүзләр тора.
Муса Жәлилнең язган шигырьләре күп, әдәби байлыгы зур.
Буген М.Жәлил узенең шигырьләре, батырлыгы белән безнең сафта янәшә атлый. Ул якты һәм матур тойгылар тәрбияли, кешеләрдәге , тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра. Кили авыл китапханәсендә 2-4 сыйныф укучылары катнашында “Җырга әйләнгән исем”дип аталган интеллектуаль бәйге үткәрелде. Патриот шагыйребезнең тормыш юлы , иҗаты турында белемнәр ныгытылды, белем дәрәҗәләре сыналды.