Чутай авылында яшәүче Шәйхетдин Гәйфетдин улы Гәйфетдиновка 20 февраль көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район контроль хисап палатасы рәисе Равил Кәримов, “Наз” социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Алфред Әхмәтханов, “Кызыл юл” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының баш агрономы Рәис Сафиуллиннар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.