Түбән Субаш авылында яшәүче Рәхимә Һади кызы Исеевага 17 февраль көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Югары Субаш авыл җирлеге башлыгы Рәнис Вафин юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. РФ Президенты В.В. Путинның Котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Табигать – безнең туган йортыбыз. Аны яратырга һәм сакларга кирәк. Табигатьтә бөтен нәрсә үзара бәйләнгән. Әгәр дә без урманнарны һәм табигатьне пычратсак, андагы кош-кортлар барысы да үлеп яки качып бетәрләр. Табигатьне күз алдыгызга китерегез әле: бөтен агачлар корыган, чәчәкләр сулган, кошлар сайрамый. Ошармы инде бу безгә, әлбәттә, юк. Кешенең саксызлыгы аркасында республикабызның "Кызыл Китабы” калыная бара. Димәк, күпме үсемлек, кош-корт, хайван, бөҗәкләр юкка чыга бара дигән сүз. Мондый хәлгә калмас өчен, безгә табигатьне сакларга , аның якын дуслары булырга кирәк. 2017 елның Экология елы булганлыгын истә тотып, 18 февраль көнне 7 сыйныф укучылары өчен “Без – табигать дуслары” исемле экологик викторина үткәрелде. Табигать турындагы белемнәрне тикшергәч, укучылар өчен әзерләнгән анкета тутырылды.
Һәр милләттә исеме телгә алынуга УК ихтирам хисләре уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе. Бу исемнең синонимнары булып,батырлык, кыюлык, каһарманлык, талантлылык, фидакарьлек, тугрылык, ватанпәрвәрлек кебек сүзләр тора.
Муса Жәлилнең язган шигырьләре күп, әдәби байлыгы зур.
Буген М.Жәлил узенең шигырьләре, батырлыгы белән безнең сафта янәшә атлый. Ул якты һәм матур тойгылар тәрбияли, кешеләрдәге , тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра. Кили авыл китапханәсендә 2-4 сыйныф укучылары катнашында “Җырга әйләнгән исем”дип аталган интеллектуаль бәйге үткәрелде. Патриот шагыйребезнең тормыш юлы , иҗаты турында белемнәр ныгытылды, белем дәрәҗәләре сыналды.
Чутай авылында яшәүче Шәйхетдин Гәйфетдин улы Гәйфетдиновка 20 февраль көнне 90 яшь тулды.
13 февраль көнне Алан авылы китапханәсендә 6-7 сыйныф укучылары өчен экология елы кысаларында уздырылган "Табигатьне саклыйк" дигән темага анкетирование уздырылды.
15 февраль көнне Алан китапханәсендә "Авылдашларыбыз - сугышчы интернационалистлар" дигән исем астында очрашу булды. Алан мәктәбе укучылары катнашты.
Иске Салавыч авылында туып-үсеп, Норма егетенә тормышка чыгып, бар гомерен шушы авылга багышлаган әбием - Гөлсирә Хөснетдин кызы Галиеваның бүген гомер бәйрәме – 90 яшьлек юбилее.
Район мәдәният йортында өченче чакырылыш Балтач район советының уникенче утырышы булды.
Утырышта депутатлар, җирлек, хуҗалык, оешма-предприятие, учреждение, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, эшмәкәрләр, активистлар катнашты. Көн тәртибендә муниципаль район советының 2016 елгы эшчәнлеге, социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм быелга бурычлар турындагы мәсьәләләр каралды. Докладны район башлыгы Рамил Нотфуллин укыды. Фикер алышуларда "Кызыл юл" хуҗалыгы җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин, Пыжмара авыл җирлеге җитәкчесе Рафил Җәләев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева, депутат Сәйдәш Исрафиловлар катнашты.
Мөхтәрәм кунаклар эшлекле сәфәрләрен дәвам итеп, район мәдәният үзәгенә юл алды. Биредә алар мәгариф учреждениеләре тарафыннан әзерләнгән күргәзмә белән танышты.
Һәр коллектив янына аерым тукталып укучылар белән якыннан аралашып, аларга киләчәктә уңышлар теләделәр. Мәгариф министрын аеруча калайдан бизәкләр ясаган кызлар таң калдырды.
Балалар бакчасы сабыйларының җырлы-биюле чыгышларын да бик үз итте Энгель Нәвапович.
Энгель Нәвапович иң элек Балтач урта мәктәбендә булды. ТР премьер-министры урынбасары белән шулай ук Тататарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова да бар иде. Аларны Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин озата йөрде. Кунаклар мәктәпнең үткәне, бүгенгесе, ирешкән уңышлары белән танышты. Дәресләрдә булып, укучылар белән аралашты.