"Салават күпере" - "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы"

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

21 апрель көнне "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" конкурсына нәтиҗә ясалды. Татарстандагы 20 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы“ республика бәйгесендә җиңде. Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстанның ике дәүләт теле – татар һәм рус телләрен өйрәтүдә югары күрсәткечләргә ирешкән балалар бакчаларына 500 000 сум күләмендә республика гранты тапшырылды. Алар арасында безнең Балтачның 2нче номерлы "Салават күпере" балалар бакчасы да бар. 

Чын күңелдән барлык коллективны әлеге зур җиңү белән котлыйбыз! Киләчәктә дә яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә сокланырлык матур эшләрегез, уңышларыгыз күп булсын, иҗат чишмәләрегез, рухи хәзинәләрегез саекмасын

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International