Районыбыз аучыларының йөрәкләре бармы икән?!

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

22 апрельдән оча торган киек кошларга ау башланды. Ау сезоны вакыты 10 календарь көн (22 апрельдән 1 майны кертеп) дәвам итәчәк. 

Аучыларга сезон ачылу - аларга административ хокук бозарга ярый дигән сүз түгел! 

Татарстанда 2017 елда язгы ау сезоны апрельнең дүртенче шимбәсендә – 22 апрельдә старт алды. Язгы сезон вакыты Татарстан Президенты указы белән 2013 елның 12 апреленнән, федераль әһәмияткә ия булган сакланучы табигать мәйданнарыннан тыш, Татарстан Республикасы территориясендә ау оештыру параметрлары билгеләнгән, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы хайваннар дөньясы объектларын саклау идарәсенең рәсми сайты. 

Ау сезоны вакыты 10 календарь көн (22 апрельдән 1 майны кертеп) дәвам итәчәк. Ләкин шушы чорда саклык чаралары күрелергә, һәм хокук бозулар булмаска тиеш. Чөнки районыбызда территориясендә урманнар күп. Күпчелек очракта аучылар урманга, болын-кырларга киек кошларны ауларга чыкканда авыл хуҗалыгы тармагына нык кына зыян китерә. Табышны кулдан ычкындырмау максаты белән, чәчүлек мәйданнарын, уҗым басуларын таптап үтә. Район буенча 12 гектар мәйданда кыш чыккан уҗымнар шытып килә, ә 17 гектарда күпьеллык үлән мәйданнары җәелеп ята. Шуларга зыян салып, техника белән кереп, басуларны таптап, хәтта ермачлап бетерәләр, дип хәбәр итә район авыл хуҗалыгының азык-төлек идарәсе җитәкчелеге. 

Бу җитди мәсьәләгә районның аучылар берлеге рәисе җитди карасын иде. Һәм гомумән, ул аучыларның меңнәрчә чакрымнарны үтеп, канатларын талдырып туган якларына очып кайткан киек кошларны ауларга, мылтык төбәп атып төшерергә ничек куллары күтәрелә икән. Аучыларның йөрәкләре бармы икән?!

Беренчедән табигать байлыгына кул сала, икенчедән игенченең хезмәтен таптап, Җир-Ананың безгә биргән иң олы изге бүләге булган Икмәкне таптап үтә...

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International