29 апрель - шимбә көнне районыбыз җирлегендә "Язгы чисталык икеайлыгы" һәм "Язгы игелекле эшләр атнасы", "Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында зур өмә оештыру күздә тотыла.
Оешма-учреждение һәм хезмәт коллективлары тырышлыгы белән "Сабантуй" паркын тәртипкә китерү, чистарту эшләре планлаштырыла.
28 апрель көнне Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан, Балтачыбыз башкаладан мәртәбәле кунаклар, күренекле язучы һәм шагыйрьләр кабул итәчәк. Югары Субаш авылы җирлегенә бару, Сосна Пүчинкәсе авылы зиратында шагыйрьнең әнисе Бибимәмдүдә абыстай каберенә чәчәкләр салу булачак һәм район мәдәният үзәгендә «Без Тукайлы халык» дип исемләнгән әдәби тематик кичә үткәреләчәк.
Югары Субаш авыл җирлеге башлыгы Ранис Вафин Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан, ветераннарга бүләкләр өләште.
Хәтер — ул безнең тарихыбыз. Сугыш тарихы кан белән язылган булса да, еллар үткән саен без аны тынычрак кабул итәбез, дәһшәтле сугыш еллары безнең өчен фактлар гына булып тора. Шулай да әлеге канкойгыч вакыйгада катнашкан ветераннарыбызны онытырга безнең хакыбыз юк.
Соңгы көннәрдә Балтач зиратында карт агач, куакларны кисү, чистарту, тәртипкә китерү, төзекләндерү эшләре дәвам итә. "Чисталык ике айлыгы" дәвамында зират территориясе тәртипкә салыначак.
Әлеге эшләр Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан оештырыла. "Үләгәннәрнең - каберен, исәннәрнең - кадерен бел!" дигән гыйбарә еллар үтсә дә, актуальлеген югалтмый.
Көек авылы китапханәчесе Зилә Ильязова (Нургалиева) районыбызның күренекле шагыйрәсе, журналисты, китаплар авторы, күпкырлы каләм иясе Фәридә ханым Шакирова белән очрашу оештырган. Фәридә ханым Көек авылы халкына үзенең иҗат җимешләрен тәкъдим иткән, иҗат юлы һәм китаплары белән таныштырган. Очрашуга килгән балаларга "Бирегез миңа түбәтәй!" дип исемләнгән яңа шигырьләр китабы аеруча да ошаган.
Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Балтач шәһәр җирлегендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннарына бүләкләр тапшырылды. Бу җирлектә андый 27 ханым гомер итә. Әлеге игелекле гамәлне Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов башкарды. Ул бистәдә, Курмала һәм Көек авылларында гомер итүче ветераннарның өйләрендә булды, хәллләрен белеште , якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрикләде.
18-21 апрель көннәрендә Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан V халыкара олимпиада үткәрелде.
21 нче апрель көнне исә Казанның «Баскет-холл» спорт комплексында 3500 тамашачы катнашында олимпиаданы йомгаклау тантанасы уздырылды. Тантанада республикабыз Президенты Рөстәм Нургалиевич Миннеханов катнашты.
Барыбыз да белә: соңгы елларда бер генә сынамыш та, синоптикларның бер генә фаразы да туры килми – табигать үз кануннары, үз капризлары белән яши һәм, әйтерсең, безгә өстенлеген күрсәтергә тели.
Бөек Җүнең 72 еллыгы уңаеннан, районыбызның сугыш ветераннарына сугышта һәлак һәм кайткач вафат булганнарының тол калган хатыннарына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллинның Котлау хатларын һәм бүләкләрен өләшү дәвам итә. Бүгенге көндә районда 19 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Аларның сафы елдан-ел кими...
24 апрель көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район хәрби комиссариаты хезмәткәре Рафаэль Шакиров, районның социаль яклау бүлегенең “Наз” үзәге мөдире Гөлнара Әхмәдиева белән берлектә Карадуган һәм Кече Лызи авыл җирлекләрендә яшәүче ветераннарның өйләрендә булып кайттылар.