V халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасыннан җиңү белән

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

18-21 апрель көннәрендә Казанда  татар теле һәм әдәбиятыннан V халыкара олимпиада үткәрелде.

21 нче апрель көнне исә Казанның «Баскет-холл» спорт комплексында 3500 тамашачы катнашында олимпиаданы йомгаклау тантанасы уздырылды. Тантанада республикабыз Президенты Рөстәм Нургалиевич Миннеханов катнашты.

 

“Тел булмаса, милләтнең киләчәге юк. Сез, яшьләрне күргәч, күңелдә ышаныч туа”, – диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында. Татар телен Татарстанда гына түгел, Россия өлкәләре һәм чит илләрдә дә саклаганнары өчен катнашучыларга зур рәхмәтен белдерде.


Олимпиаданың беренче турында 15 меңләп кеше катнашкан. Аларның 500е икенче турга узган. Австралия, Төркия, Казахстан, Япония, Үзбәкстан, Бельгия, Франция, Канада, Кытайдан катнашучылар булган.


Алда хәбәр ителгәнчә, олимпиадада безнең районнан да 10 укучы үз көчләрен сынады. Балтач гимназиясеннән Насырова Мәдинә (1 нче урын), Мәхмүтова Лилия (лауреат), Норма мәктәбеннән Галипова Илүзә (2 нче урын), Смәел мәктәбеннән Нәкыйпова Ләйсән (2 нче урын) «Баскет-холл» сәхнәсендә бүләкләнделәр. Норма мәктәбеннән Рахматуллина Алисә, Ризванова Зәлия, Әсхадуллина Гөлназ, Балтач мәктәбе укучысы Котдусова Ләйсән, Урта Көшкәт мәктәбе укучысы Нурмөхәммәтова Әдилә, Бөрбаш мәктәбеннән Латыйпова Алсу финалда яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен дипломнарга лаек булдылар.

 

Кызларны зур уңышлары белән котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез!

 


Гөлзидә Газизуллина

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International