Мөдәрис Зәкиев «Хыял» яшьләр үзәге активистларына сугыш михнәтләре турында сөйләде

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Хәтер — ул безнең тарихыбыз. Сугыш тарихы кан белән язылган булса да, еллар үткән саен без аны тынычрак кабул итәбез, дәһшәтле сугыш еллары безнең өчен фактлар гына булып тора. Шулай да әлеге канкойгыч вакыйгада катнашкан ветераннарыбызны онытырга безнең хакыбыз юк. 

«Язгы изгелек атнасы» кысаларында «Хыял» яшьләр үзәге активистлар белән берлектә Таузар авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны, 92 яшьлек Мөдәрис Зәкиевта булып, хәлен белеп, күчтәнәчләр тапшырдылар һәм сугыш елларындагы батырлыгы өчен рәхмәт сүзләрен ирештерделәр. 

Әңгәмә барышында укчылар Безнең Җиңү дигән конкурста катнашу максатыннан видео да төшерделәр. Мөдәрис Зәкиев укучыларга үзенең авыр яшьлек елларын, 17 яшеннән фронтка китүен, кайларда хезмәт итүен, яралануын һәм Җиңү тантанасын кайда каршы алуын сөйләде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International