Районыбызда Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан ветераннарны бәйрәм белән котлап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән күчтәнәчләр тапшыру чаралары башланып китте.
Иң беренчеләрдән булып Яңгул авыл җирлегендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган хатыннары һәм хезмәт ветераннары котланды.
Әлеге дәһшәтле елларда бөтен көчен якты киләчәк өчен куйган хөрмәтле ветераннарыбыз 9 май бәйрәмен аерым бер дулкынлану белән көтеп ала. Шуңа да кечкенә генә игътибар да алар өчен зур сөенеч икәнен онытмасак иде.