ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2017 ел
якшәмбе

Балтач районының Бөрбаш авылында колбаса цехы ачылу "сарафан радиосы" аша күрше районнарга да барып ирешкән.

(Казан, 17 гыйнвар, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Лилия Нурмөхәммәтова). Авылга сирәк кайтыла. Кайткан саен, Илшат колбаса ясый башлаган, бик тәмле, бернинди дә катнашма өстәмичә генә эшли, дип мактаганнарын ишетсәм дә, янына кереп чыгарга җай булмады. Балтач районының Бөрбаш авылында колбаса цехы ачылу “сарафан радиосы” аша күрше районнарга да барып ирешкән булып чыкты. Хәтта Саба, Теләче, Кукмара районнары да ит эшкәртергә аның янына киләләр.

16 февраль көнне Түнтәр авыл китапханәсендә герой шагыйрь Муса Җәлилнең иҗатына багышланган “Әкияттәге серле йомгак булып, җырым калды сүтелеп юлымда...”- дип исемләнгән 2,3,4 сыйныфта укучы китап укучылары өчен әдәби кичә үткәрелде. Максатыбыз: татар халкының патриот шагыйре Муса Җәлилнең шигырьләренең бөеклеген дәлилләү, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү, авыр чакларда бөгелеп төшмәскә, авырлыкларга бирешмәскә өндәү, ихтыяр көчен тәрбияләү иде. Без аның шигырьләре белән таныштык, җырларын җырладык, сорауларга җавап биреп белемнәребезне барладык. Җәлил шигырьләрен укып тормыш тәҗрибәсе тупладык.

15 февраль көнне Борнак авыл китапханәсендә патриотик шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлына карата “Үлемне җиңгән шагыйрь” исемле могҗизалар кыры уены 2-4 сыйныф укучыларына үткәрелде. Балаларда батырлык,кыюлык,каһарманлык,тугрылык кебек патриотик сыйфатлар тәрбияләү максатыннан уздырылган бу чарабызны укучылар бик яратып кабул иттеләр. Укучыларның Муса Җәлилнең җырларын шигырьләрен, яратып сөйләүләре сокландырды.

“Сирия балаларына” исемле акциядә районыбыз мәктәпләре актив катнашты. Дәфтәр, каләм, төрле уенчыклар һәм киемнәр үз ияләрен табыр дип өметләнәбез. Бу чарада катнашкан балаларга, укытучыларга һәм барлык катнашучыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Күпмилләтле районыбыз җирлегендә удмурт милләтеннән булган иҗат коллективлары арасында "Шулдыр жыт" ("Күңелле кич" - "Веселый вечер") дип исемләнгән районкүләм үзешчән сәнгать бәйгесе дәвам итә. 
19 февраль көнне Чепья мәдәният йортында Чепья һәм Куныр авыл җирелекләре иҗат коллективларының сәнгать бәйгесе. 

Концерт сәгать 19.00дә башлана. 

«Ватаным Татарстан» газетасының ярты гасырдан артык тарихы булган герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә татарча көрәш ярышлары быел да Зәй шәһәрендә зур оешканлык белән узып китте. 

Республикабызның төрле төбәкләреннән һәм күрше республикалардан 400гә якын көрәшче ике көн буена бил алышып,үз араларында иң көчлеләрне ачыкладылар. Узган елгы ярышларда командабыз өченче призлы урында булса, быел исә 15нче урын белән генә канәгатьләнергә туры килде. 


17
февраль, 2017 ел
җомга

   Норма авылында яшәүче Гөлсирә Хөснетдин кызы Галиевага 17 февраль көнне 90 яшь тулды. 

  Түбән Субаш авылында  яшәүче Рәхимә Хади кызы Исеевага 17 февраль көнне 90 яшь тулды. 

15-17 февраль көннәрендә Балтач үзәк зурлар китапханәсенең уку залында Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгару көне уңае белән киң катлау китап укучыларга "Мәңге төзәлмәс яра" исемендә китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Яшьләр дә, олы яшьтәге китап укучыларыбыз да күргәзмәгә куелган әдәбият белән кызыксынып таныштылар

Китапханәдә күп төрле бәйгеләр үткәрелә. Республика  күләмендә уздырылган  ”Музей литературного героя” исемле иҗади бәйгедә катнашып, Кили авыл китапханәсенең актив китап укучылары   5 сыйныфтан   Шигабутдинова Гөлшан  3 урынны, 4 сыйныфтан Хәбибуллин Әмир 2 урынны  яуладылар.

    Шулай ук Республика күләмендә  “Тылсымлы куллар” журналы катнашында  уткәрелгән  “Кояшлы балачак” бәйгесендә катнашып, 2 сыйныф укучысы Зилә Зиннатуллина дипломга ия булды.Иҗади эшләвегез дәвамлы булсын, котлыйбыз Сезне!

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International