Хезмәт тәрбиясе яки Шеңшеңәрнең оста куллы егетләре хакында

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Балалар кул хезмәтенә өйрәнми үсә, дип зарланырга яратабыз. Кул арасына керә башлагач та, тизрәк үзебез эшләп кую теләге белән баланы читкә этәрәбез. 

Мәктәпләрдә дә элеккеге кебек хезмәт дәресләрендә укучыларга хезмәт серләре төшендерелми, дип чаң сугабыз. Барысын да заманага сылтап, бик ялгышабыз. Бернәрсә дә үзгәрмәде, бары үзебез генә үзгәргәнне аңларга теләмибез. Теләге булганнар баласын кече яшьтән кул арасына да кертә, мәктәпләрдә дә балалар төрле хезмәт күнекмәләренә өйрәнә, аның өстенә теләге булганнар өчен төрле түгәрәкләргә йөрү мөмкинлеге дә бар.

 

Күптән түгел Балтачта узган «Бишек туе» чарасында Шеңшеңәр мәктәбендә хезмәт укытучысы Ришат Хаҗиев улы Кәрим һәм укучысы Алмаз Шәрипов белән берлектә ит тактасын бизәү буенча мастер-класс күрсәтеп, чара кунакларын шаккатырдылар. Иптәшләре телефонда уйнаган мәлдә Кәрим белән Алмазның файдалы хезмәт белән шөгыльләнүе зур соклану уята. Өлкәннәр әйтмешли, эшләгәне зурлар өчен булса, өйрәнгәннәре үзләренә бит.

 

- Укучыларны бу хезмәткә ничек тарта аласыз, заманы ул түгел бит, дөньясын телефон, интернет, социаль челтәрләр чорнап алды, - кызыксынам.

 

- Укучылар бер-берсеннән күреп үзеннән-үзе тартыла. Кемнәрдер даими шөгыльләнә, икенчеләре туеп ташлый, бераз ял итеп алгач кабат дәвам итә. Ә инде бу өлкәдә үзен тапмаганнар вакытында аңлап туктый, - ди Ришат.


Инде озак еллардан бирле мәктәп базасында эшләп килүче «Оста куллар» түгәрәге күпме егетне агач эше серләренә төшендергән. Күпләре төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулаган, ә иң мөһиме ир-егет өчен кирәкле хезмәтне үзләштергән. Димәк, бу урында хезмәт тәрбиясе хакында каршылыклы фикерләр урынсыз. Бары үзеңнең күңел бирүен генә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International