Малмыжның “Туган як” музеена сәяхәт

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Агымдагы елның 21 нче апрелендә “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы”акциясе кысаларында “Наз” социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы пенсионерлар һәм мөмкинлеге чикле кешеләр белән бүлекчә хезмәткәрләре “Марш добра” исеме астында эстафета уздырдылар һәм тернәкләнүчеләр “Социаль туризм” программасы кысаларында Малмыж шәhәренең “Туган як” музеенда сәяхәттә булдылар. 
Әлеге спорт төре өлкәннәребезнең хәрәкәт активлыгын аттыру һәм физик яктан чыныгу максатыннан оештырылган иде. Тернәкләнүчеләр ике тигез командага бүленеп җитезлекләрен һәм өлгерлекләрен күрсәттеләр. 
Музей буенча сәяхәттә өлкәннәребез Малмыж районы тарихын тасвирлаган материаллар, фоторәсемнәр, тарихи язмалар белән таныштылар. Шулай ук табигать залында борыңгы чорда яшәгән мамонт сөякләре, төрле төрдәге кошлар, бөҗәкләр, кыргый җәнлекләрне күрделәр. Музей буенча сәяхәт барлык тернәкләнүчеләргә дә тарихи белемнәрен ныгытырга, яңалыклар тупларга мөмкинлек бирә. 
Уздырылган барлык чаралар да тернәкләнүчеләрдә күңелле хәтирәләр, искә алырлык шатлыклы истәлекләр калдыра.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International