Балтач үзәк балалар китапханәсендә "Бөтенроссия кичке китапханә" акциясе кысаларында “Кичке китапханә серләре” дип аталган уен-тамаша узды. Чарага килгән кунакларны клоуннар Шалапай белән Шалун каршы алып, балалар китапханәсенә алып керделәр. Уку залында аларны урман җәнлекләре Керпе, Бүре, Урман патшасы табигатьне саклауга юнәлтелгән төрле уеннарда сынадылар. Ә Кылый белән Карлсон кунакларга үз уеннарын бүләк иттеләр. Чарабыз интернеттан алынып, табигатьне саклауга багышланган “Родничок” диелгән мультфильм карау белән төгәлләнеп, туган якка сак караш тәрбияләргә ярдәм итте.