Балтач балалар сәнгать мәктәбенең «Восторг» бию коллективы (җитәкчеләре: Васинкин Эрик Геннадьевич, Давлетшина Лариса Александровна, Йосыпова Алия Раилевна, Кадырова Миләүшә Нафиковна) 22 апрель көнне “Созвездие-Йолдызлык-2017” республика ачык телевизион яшьләр фестиваленең "Пирамида"да узган Гала-концертында уңышлы чыгыш ясап, I урын яуладылар. Афәрин!!!
Районыбыз данын яклаган егет-кызларыбызга, җитәкчеләренә һәм дә әти-әниләренә олы рәхмәтебезне юллыйбыз!!! Бу зур җиңүләре белән ихластан тәбриклибез!!! Бу матур җиңү чираттагысы гына булсын, киләчәктә дә уңышлар телибез аларга.