ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2017 ел
җомга

7 апрель көнне Субаш авыл китапханәсе күчмә китапханә белән Субаш балалар бакчасына кунакка килде.Бакчада тәрбияләнүче балаларга Йолдыз Шәрәпованың 55 яшьлек юбилее уңаеннан “Колаклы коймаклар “ дигән кычкырып уку үткәрелде.Чара барышында балалар язучының иҗаты белән таныштылар, яңа кайткан китаплар, журналларны бик кызыксынып карадылар.

Иске Салавыч авылында яшәүче Закирова Мөнирә Һади кызына 3 апрель көнне 90 яшь тулды. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Гөлнара Якупова, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибагатуллин, Салавыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Һидая Шакирҗанова юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.

2 апрель көнне Арча шәһәренең Боз сараенда районара Төньяк хоккей лигасы ярышларында Смәелнең яшьләр “Зифа” командасы Арча районының “Хәсәншәех” командасын 7:2 исәбе белән отып, 1 урынны яулады һәм Кубокка ия булды. 
Шул ук Боз сараенда Балтач районының ветеран хоккейчылары арасында үткән ярышларда Смәелнең “ Зифа” командасы 1 урынны яулады, 2 урын - Балтач, 3 урын - Карадуган командалары. 

Фотоларның тулы күләме белән "Арча хәбәрләре" газетасы сайтында таныша аласыз.

http://arskmedia.ru/2017/04/02/111308/#odnoklassniki

2017 нче елның 3 апрелендә Бөтендөнья сәламәтлек көненә әзерлек йөзеннән, “Наз” үзәге социаль педагогы, “Волонтер” үзәге кураторы ярдәмчесе Наталья Закирова тарафыннан “Сәламәтлек тасмасы” дип исемләнгән акция уздырылды. 
Әлгеге акциянең максаты: үсеп килүче буынны сәламәт яшәү рәвеше алып баруга өндәү, аны пропагандалауга тарту. 
Сәламәтлек тасмасының яшел төсе гармония символы булып тора. Ул негатив кичерешләрдән арынырга ярдәм итә. Шулай ук яшьлек һәм яңа тормыш символы да. Активистлар әлеге тасмаларны өләшеп һәр кешене сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәделәр. 
Әлеге акция кешеләрнең күңелләренә хуш килде. Алар теләкләре булганнар өчен “Сәламәтлек марафоны” оештырырга дигән тәкъдим дә алдылар.

8 апрель - шимбә көнне Бөек Җиңүнең 72 еллыгын каршылау уңаеннан, "Хыял" яшьләр үзәгендә "Кызыл юл" хуҗалыгы Кубогына татарча көрәш ярышлары була. Көрәштә 18 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк, 65, 75, 85, 100 һәм аннан югары үлчәү авырлыгындагы ир-егетләр катнаша ала. 

Теркәлү һзм үлчәнү вакыты: сәгать 8.00 дән 9.30га кадәр, ә бәйгене ачу тантанасы сәгать 10.00да булачак. 

Райондашларыбызны батырларның бил алышканын тамаша кылырга чакырып калабыз!!!

"Чисталык икеайлыгы" кысаларында, район халкы чисталык мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләрен Балтач районы башкарма комитетының “кайнар линия”сенә - 8(84368) 2-51-34 телефонына шалтыратып хәбәр итә ала.

Шалтыратулар эш көннәрендә иртәнге сәгать 7.30дан кичке 17.00гә кадәр кабул ителә.

6 апрель көнне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре Ногманов Ринат Мидхәтович белән Габбосов Илнар Хатипович килеп, районда язгы чәчүгә әзерлекне тикшерде. Шул уңайдан, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашында "Яңа тормыш", "Борнак", "Арбор", "Сосна" хуҗалыкларында әзерлекне тикшерүләр узды. 


5
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

   Агымдагы елның 4 нче апрелендә Балтач муниципаль районының “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә “Дәва үләннәре”исеме астында очрашу булды.

 

4 апрель көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә рус балалар язучысы, шагыйре К.И.Чуковскийның тууына 135 еллыкка багышлап “Минуты радости дарить” исемле әдәби кичә узды. Кичә Балтач урта мәктәбенең 2Г сыйныф укучылары (җитәкчеләре Габдуллина Л.Н.) көче белән әзерләнеп, кунакка Балтач урта мәктәбенең 2В сыйныфы балалары чакырылды. Балалар язучының иҗаты белән таныштылар, авторның шигырьләрен сөйләделәр. Шагыйрьнең әсәрләре буенча төзелгән уеннарда китап укучыларыбыз үзләренең күп белүләрен күрсәттеләр. Кичә язучының тормышына багышланган презентация белән үрелеп барылды. Балалар кичәдән укырга яраткан язучыларының китапларын алып киттеләр. Чарабыз К.Чуковскийның “Мойдодыр” әкияте буенча төшерелгән мультфильм карау белән төгәлләнде


4
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Чепья авыл китапханәсе "Наз" тернәкләндерү үзәгендә  "Дару үләннәре ни сөйли" исемле сәламәтлек сәгате үткәрде. Үләннәрне кайчан, ничек җыярга кирәк икәнлеге турында, аларның  үзенчәлекләре, әһәмияте, файдасы турында  аңлатылды. Ә соңыннан дару үләннәреннән ясалган төнәтмәләр белән чәй өстәле артында үзара гапләшү дәвам итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International