Тарих иленә сәяхәт

2017 елның 23 июне, җомга

Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музейларында җәйге лагерьларга йөрүче мәктәп укучылары өчен “Тарих иленә сәяхәт” исемле чаралар үткәрелде. Балалар икмәкнең ничек безнең табыннарга килүен сүздә генә тыңлап түгел, шул процесста  үзләре дә катнашып карадылар.  Чабагач белән ашлык сугу, кул тегермәнендә бодай яру, он иләү, камыр басу кебек эшләрне балалар  үз куллары белән эшләп карадылар.  9 июнь көнне Кенә мәктәбе укучылары, 13 июнь көнне Салавыч, 15 июнь көнне Борбаш, 19 июнь көнне Пыжмара һәм Карадуган  мәктәбе, 21 июнь көнне Арбор мәктәбе укучылары әлеге чарада катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International