Җәйге каникуллар дәвам итә. Әлбәттә, җәйге ял вакытында балалар тулаем диярлек мәктәп ыгы-зыгысыннан азат диярлек. Шул уңайдан, Көек авылы балалары белән берлектә 18 июнь көнне “Тарих аша экологияне күзәтү!” исеме астында авылның тарихи урыннары буенча экскурсия оештырдык. Әлеге оешу бик файдалы булды. Чөнки балалар авылның үзләренә дә таныш булмаган тарихи урыннары турында мәгълүматлар гына булдырып калмадылар, ә экология елы буларак, табигать кочагында үзләрен ничек тәртипле тотарга, ял итеп тә Табигать анабызга зыян китермичә яшәргә мөмкин икәнлген дә күңелләренә салып куйдылар. Шунысын искәртеп үтәргә кирәк, экскурсияне тормышка ашырырга ярдәм иткән авылыбызның зихенле кешесе, аксакалы Ками абый Бариевка олы рәхмәтне җиткерәбез. Экскурсия азагында тамак ялгап, китаплар укып ял иттек. Җәйнең бер көне Көектә менә шулай күңелле үтте!!!