ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2017 ел
сишәмбе

Әйе, район ГХАТ (ЗАГС) бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, шундый нәтиҗәгә килергә мөмкин. Ел башыннан алып, районыбызда барлыгы 145 сабый туу теркәлгән. Бу сан узган елның 6 айлык күрсәткече белән чагыштырганда, куанырлык! Чөнки былтыр 124 бала гына туган булган. 

Тик шунысы күңелне борчый - үлем очраклары ике елда да туучыларга караганда артыграк шул. 2016 елның ярты еллыгында - 175 , быел исә 182 кеше мәңгелеккә арабыздан киткән. 

Балтачның Сабан туе батырлары исемлеге

Татарстанлылар быел да элекке традицияләренә тугры калды: терлек азыгы хәзерләүгә беренчеләрдән булып чыктылар һәм явымлы көннәрдә дә оешкан төстә эшли алдылар. Бүген дә иң күп сенаж салучыларның берсе алар, печән рулоннарының да саны көнләп, сәгатьләп арта.

Балтачка эшлекле сәфәр белән Төзелеш һәм архитектура буенча Татарстан Республикасының дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе дәүләт автоном учреждениесе башлыгы Мәҗит Хаҗип улы Салихов килде. 

Республика кунагы Мәҗит Салихов Бөрбашта универсаль спорт мәйданчыгын ачу тантанасында катнашты. Бөрбаш авылының үзәгендә мәктәп янәшәсендә будырылган әлеге мәйданчык авыл яшьләре һәм балалары өчен зур сөенеч булды. Авыл халкының шатлыгын район башлыгы Рамил Нотфуллин да уртаклашты. 


30
июнь, 2017 ел
җомга

24 июнь көнне Борнак авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәре белән бергә яшьләр көненә карата “Яшьлек бер генә килә”исемле викторина үткәрелде.Әле чарадан яшьләр бик күп мәгълүмат алдылар.

Чепья авылында яшәүче Залкеева Валентина Павловнага 29 июнь көнне 90 яшь тулды. 


26
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

25 июнь көнне Көек авылында авыл халкы белән берлектә милли бәйрәмебез Сабан туйга әзерлек хөрмәтеннән әрәпә үткәрдек! Елның-елында матур традициябез булып сакланучы әлеге чарабыз быел да югары дәрәҗәдә үтте. Башка авыллардан да килгән балалар белән берлектә күңелле үтте әрәпә. Килгән һәр бала да тәм-том тулы күчтәнәчләр белән ял итеп кайтып китте.

24 июнь көнне Көек авылы китапханәсендә авыл яшьләре белән берлектә наркотикларга каршы айлык алып барылу сәбапле “Наркотиклар һәм яшьләр” исеме астында әңгәмә һәм анкеталаштыру үткәрелде. Төрле сораштырулар һәм мәгълүматлар аша фикерләр алыштык. Яшьләр үзләреннән күптөрле яңалыклар җиткерде. Әлбәттә, һәркайсы да үзләренең тискәре фикерләрен әйтте.

14 нче июнь көнне Шубан мәктәп яны лагерена йөрүче балалар Шубан авыл китапханәсенә экскурсиягә килделәр. «Шаянлыкта – балачак бәйрәме» исемле куңел ачу кичәсе үткәрелде.  Балалар белән кызыклы викторина һәм күңелле уеннан уйнатылды.


24
июнь, 2017 ел
шимбә

22 нче июнь көнне Алан авыл китапханәсендә Хәтер көне уңаеннан "Хәтереңә тузан кунмасын" исемле чара уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International