Әйе, район ГХАТ (ЗАГС) бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, шундый нәтиҗәгә килергә мөмкин. Ел башыннан алып, районыбызда барлыгы 145 сабый туу теркәлгән. Бу сан узган елның 6 айлык күрсәткече белән чагыштырганда, куанырлык! Чөнки былтыр 124 бала гына туган булган.
Тик шунысы күңелне борчый - үлем очраклары ике елда да туучыларга караганда артыграк шул. 2016 елның ярты еллыгында - 175 , быел исә 182 кеше мәңгелеккә арабыздан киткән.
Үзләренең никахларын рәсмиләштерүчеләр, ягъни язылышу буенча 2016 елның бу чорына 80 пар теркәлгән булса, быел 5 парга кимрәк - 75 кенә.
Ә менә аерылышучылар саны киресенчә күбрәк - агымдагы елда 30 гаилә, узган елда 22 гаилә таркалган булган.