Залкеева Валентина Павловнага 29 июнь көнне 90 яшь тулды.

2017 елның 30 июне, җомга

Чепья авылында яшәүче Залкеева Валентина Павловнага 29 июнь көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллиннар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International