ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы прокуроры күрсәтмәсе нигезендә (17.03.2017, №34/25/у), “Татарстан Республикасының прокуратура органнарында Бөтенрәсәй эшмәкәрләрне кабул итү көнен үткәрүне оештыру буенча”, Балтач районы прокуратурасында эшмәкәрләрне кабул итү 4 апрельдән башлап, һәр айның сишәмбесендә булачак. 

Кабул итү иртәнге 8.00дән кичке 17.00 сәгатьләрдә каралган. 

Район прокуратурасының адресы: Балтач бистәсе, Булатов урамы, 24нче йорт.

«Социаль туризм» программасы кысаларында 2017 елның 7 нче апрелендә “Наз” социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар Малмыж шәhәренең “Туган як” музеенда кунакта булып кайттылар. 
Музейда моннан күп еллар элек җыелган Малмыж районы тарихы тасвирлаган материаллар, фоторәсемнәр, тарихи язмалар, шул тирәлектә яшәүчеләрнең тормыш - көнкүреш җиһазлары, савыт сабалары урын алган. Шулай ук табигать залында борынгы чорда яшәгән мамонт сөякләрен, кошларны, бөҗәкләрне, кыргый җәнлекләрне күрергә була. Өлкәннәр бигрәк тә борынгы чорда авыл кешеләренең тормышын тасвирлаган зал белән кызыксындылар. Музей буенча сәяхәт барлык тернәкләнүчеләргә дә тарихи белемнәрен ныгытырга, яңалыклар тупларга мөмкинлек бирә. Китәр алдыннын тернәкләнүчеләр музей хезмәткәрләренә уңышлар теләп, рәхмәтләрен җиткерделәр.

 7 апрель көнне "Балтач" спорткомплексында районның барлык мәктәпләрендә белем алучы 15-17 яшьләрдәге укучы кызлары өчен “Форпост” ярышлары узды.
 

«Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Балтач бүлеге җитәкчесе Зөлфирә Камалова безне, «Сөембикә» журналистларын, Бөрбаш авылына алып китте. «Гүзәлнең эшләрен күреп кайтыгыз әле», – ди. Бөтен Балтач районына атаклы Бөрбаш мәктәбе, аның директоры Гүзәл Бариева турында күпмедер дәрәҗәдә ишетеп белә идек инде. Ул оештырган эшләр дә яңалыгы, күпләрне кузгата алуы белән башкаларга үрнәк булып тора. Бөрбаш авылында, мәсәлән, атказанган укытучылар күп икән. Озак еллар мәктәптә эшләп тә, исем-дәрәҗәләргә ия була алмаган мөхтәрәм затларны ничек тә зурлыйсы, хөрмәтлисе килә Гүзәлнең. 90, 80 яше тулган укытучыларга – «Бөрбашның атказанган укытучысы», 70 яшьлекләренә «Остаз укытучы» дигән мактаулы исемне биреп, истәлек билгесе тапшыруны ул уйлап чыгара инде! Авылның ихтирамга лаек укытучылары өчен бу исем иң кадерле бүләккә тиң, диләр. Бөрбашны күпләргә таныткан Җәлил хәзрәт Фазлыевка исә «Игелекле остаз» исемен тапшырганнар! 

6 апрель көнне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре Ногманов Ринат Мидхәтович белән Габбосов Илнар Хатипович килеп, районда язгы чәчүгә әзерлекне тикшерде. Шул уңайдан, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашында "Яңа тормыш", "Борнак", "Арбор", "Сосна" хуҗалыкларында чәчүгә әзерлекне тикшерүләр узды. 

Орлыкларның сакланышына, машина-тракторларның һәм тагылма агрегатларның төзеклегенә, әзерлегенә, амбар хуҗалыкларында орлыкларның сакланышына, хезмәтне саклау чараларының үтәлешенә, техосмотр, хезмәткәрләргә үткәрелгән инструктажларга, документация алып бару тәртибенә, куелган таләпләрнең башкарылуына, коллективта эшнең ни дәрәҗәдә оештырылуына игътибар бирелде. 
 

  Югары Кенә авылында  яшәүче Сәбитова Гөлсәния Мөхәммәт кызына 8 апрель көнне 90 яшь тулды.  


9
апрель, 2017 ел
якшәмбе

Шушы көннәрдә 7 Апрель-Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан Көек авылы яшьләре белән “могҗизалар кыры” интеллектуаль уенын  оештырдык. Сәламәтлеккә кагылышлы төрле сораулар аша яшьләр үзләрен төрле яктан сынап кына калмады, төрле мәгълүматлар да булдырды. Уен кызык һәм мәгънәле үтте.


8
апрель, 2017 ел
шимбә

7нче апрель көнне Балтач районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен “Бердәм дәүләт стандартларын тормышка ашыру шартларында татар теле һәм татар әдәбиятын укытуда дәвамчылык” темасына методик семинар булып узды. Анда мәгарифне үстерү институтыннан Сәгдиева Илсия Тәлгат кызы да катншты. Катнашкан укытучылар таныклыкка ия булдылар

5 нче А сыйныфы укучыларының “Камета” һәм 2 нче А сыйныфының “Луч” командалары 4 нче Рәсәйкүләм дистанцион конкурсның “Есть идея” төркем эшләрендә катнаштылар. Бу чара “Яр-Чаллы дәүләт педагогик университеты”ның фәнни-методик җитәкчелеге инициативасы тарафыннан үткәрелгән иде.

Конкурс, укучыларның проект һәм тикшеренү характерындагы мәсьәләләрне чишә белүгә, килеп туган вәзгыять эчтәлеген анализлауга, уртак иҗади эш тудыруга, укучы һәм укытучы арасында бергә эшләү формаларын үзләштерүгә йөз тоткан.

Балалар җитәкчеләре психолог Җәләлова Әнисә Рәсим кызы ярдәмендә алган биремнәрне зур кызыксыну белән эшләделәр һәм әйбәт нәтиҗәләргә ирештеләр. Ике команда да 3 нче урынга лаек дип табылды. Афәрин! Котлыйбыз!

2017 нче елның 4-6 нче апрель көннәрендә Балтач районында  Junior Skills стандартлары буенча “Яшь профессионалларның” муниципаль чемпионаты уза.

JuniorSkills –  иртә һөнәри юнәлеш бирү, һөнәри әзерлек нигезләре һәм мәктәп укчыларының һөнәри осталыклары ярышының программасы. Бу прграмма Балтач районы башлыгының урынбасары - Сабирзянов Наил Нургаяз улы һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Зәкиева Алия Юныс кызының инициативасы белән районыбызда икенче ел уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International