Балтач республикада алдынгылар рәтендә 

2017 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Татарстанда 11 июльгә уртача еллык тулаем сөт саву 3829,1 тонна булган (2016 ел белән чагыштырганда105 процент). Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Сөт җитештерүдә республиканың Кукмара (үткән тәүлеккә 222,3 тонна, 108 процент), Балтач (210 тонна, 105 процент), Әтнә (184 тонна, 114 процент), Актаныш (180 тонна, 110 процент) һәм башка районнар зур тырышлык куя. 

Тәүлегенә иң күп сөтне Әтнә районында савалар – бер сыерга 25,9 килограмм туры килә. Сабада уртача 21,5, Кукмарада – 21,3, Балтачта 20 килограммны тәшкил итә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/12/144282/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International