Музыкаль – тематик кичә “Пар канатлар”

2017 елның 10 июле, дүшәмбе

8 июль - Росссия Федерациясе буенча гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсе хезмәткәрләре тернәкләнү узучы пар канатлы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып Казан шәһәрендә яшәүче Исмәгыйлевлар Рауза Хасбиулла кызы һәм Габделшакур Ибраһим улын бәйрәм белән котлап “Пар канатлар” дип аталган музыкаль – уенлы кичә уздырдылар. Бу матур пар ничек табышканнар, кавышканнары хакында сөйләделәр, матур гаилә тормышының серләре белән уртаклаштылар.

Кичәдә гаиләне төрле уеннар, сораулар белән тапкырлыкларын да  сынадылар. Ә кичә ахырында әлеге парга гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан бәйрәмнең төп символы – ромашкалар бәйләме тапшырылды һәм әлеге парга багышлап җырлар бүләк ителде. Уздырылган чара тернәкләнүчеләргә күңел күтәренкелеге һәм яшәү дәрте бирде дигән өметтә калабыз.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International